Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Торба белән кыйнап, елгага ыргыткан». Көнче ир элеккеге хатынының яңа сөяркәсен үтергән

news_top_970_100
«Торба белән кыйнап, елгага ыргыткан». Көнче ир элеккеге хатынының яңа сөяркәсен үтергән
https://samara.sledcom.ru

Самара өлкәсендә бер ир-атны вәхшиләрчә үтереп, мәетен елгага ыргытканнар. Чапаев шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек Олег К. бер атна хәбәрсез югалган булып санала, якыннары аны исән килеш табарга өметләнә. 18 июльдә Олегның мәете табыла. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Олег югалу турында 13 июльдә билгеле була. Ул үз өеннән чыгып китә һәм элемтәгә чыкмый башлый. Аның шәхси әйберләре һәм документлары өйдә калган.

«Йөрәге белән проблемалар булуы ихтимал. Бөтен җиргә шалтыраттык, беркайда да юк. Гариза яздык», – ди якыннары.

Олегны эзләп таба алмагач, тикшерүчеләр криминал булуын фаразлый. Оперативниклар тиз арада җинаятьтә шикләнелүчене дә ачыклый.

«Тикшерү нәтиҗәсендә бу җинаятькә биредә яшәүче 42 яшьлек ир-атның катнашы булуы ачыкланды. Ул моңа кадәр хөкем ителгән. Аннан сорау алдылар. Ул югалган ир-атның аның элеккеге хатыны белән бергә яшәвен әйтте», – дигәннәр Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.

Җинаятьтә шикләнелүче сүзләренчә, 14 июльгә каршы төндә ул Олегның өенә килә.Сөйләшмәкче була. Аннары ул металл торба ала, көндәшенә берничә тапкыр суга. Аннары пычак кадый. Олег үлә. Җинаятьче мәетне машинасына сала һәм Чапаевка елгасына илтеп ыргыта, үзе китеп бара.

Тоткарланган кеше күрсәтмә биргәч, Олегның мәетен табалар. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100