Башкортстанда Торатауда ял итүче турист кыз имгәнгән. Аның башына парапланерчы төшкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Парапланерчы Торатау тавы янында очып йөри, шуннан соң ул бер туристның өстенә төшә. Бу хәл шихан түбәсендә була.
Турист кызның кулы сынган, башка травмалары да бар, ул йөри алмый. Коткаручылар чакырып, кызны носилкага салып алып төшәләр. Аны Стәрлетамак хастаханәсенә илткәннәр.
Парапланерчы җитди имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.