news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Торак йортның дүрт этажы берьюлы янган - видео

Йорт тирәсенә куеп калдырылган машиналар янгын сүндерүчеләргә комачаулаган.

news_top
Торак йортның дүрт этажы берьюлы янган - видео
Екатеринбург шәһәрендә 16 катлы йортның бер подъездында берничә этаж берьюлы янган. Йөздән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Янгын 18 октябрьдә кичке якта чыккан. Башта 9, 10, 11 этажлар янган. Бераздан ялкын 12 этажга да күчкән. Кешеләрне махсус баскычлар ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

Йорт тирәсендә калдырган машиналар янгын сүндерүчеләргә комачаулаган. Янгынны төнге бер тирәсендә генә сүндереп бетергәннәр.

Янгын кладовкаларда иске әйберләргә ут кабудан килеп чыккан. Фатирларга ут күчмәгән. Аларга төтеннән зыян килгән булуы ихтимал. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар