Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Торак сатып алырга банк ипотека бирсен өчен, хезмәт хакың күпме булырга тиеш?

news_top_970_100
Торак сатып алырга банк ипотека бирсен өчен, хезмәт хакың күпме булырга тиеш?
Фото: © «Татар-информ»

Риелтор Регина Дыдалина 2025 елда базар ипотекасы өчен минималь керемне атады. Бу хакта РИА «Недвижимость» яза.

Эксперт исәпләүләре буенча, 30 «квадратлы» икенчел торак сатып алу өчен, Мәскәүдә яшәүче кешенең хезмәт хакы ким дигәндә аена 198,5 мең сум булырга тиеш, ә Петербург кешесе 126 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы алырга тиеш. Бу исәпләүләр 22%лы ипотека өчен китерелгән, беренчел кертем 20% дәрәҗәсендә һәм 30 елга алынган. Дыдалина исәпләп чыгарганча, Казанда шул ук мәйдандагы торакка базар ставкалары буенча кредит рәсмиләштерү өчен, 105 мең сум таләп ителәчәк.

2025 ел башыннан Россиядә ипотека гаризалары буенча баш тартулар өлеше 56,2%ка кадәр арткан, дип хәбәр итте Кредит тарихлары милли бюросы. Елның беренче айларында кире кагулар дәрәҗәсе 6,7% процент пунктына арткан. Еш кына тискәре җавапны Мәскәү төбәге, Краснодар һәм Приморье крайлары, шулай ук Чиләбе өлкәсе халкы ала.

Ипотека брокеры Андрей Креер сүзләренчә, баш тартуның төп сәбәпләренең берсе – бурыч йөкләнешенең югары дәрәҗәсе. Әгәр барлык кредит түләүләре, булачак ипотеканы да кертеп, заемщик кеременең 50% тан артып китсә, хуплауга шанслар кискен кими.

Куркыныч зонасында шулай ук тотрыксыз яки рәсми булмаган керемле кешеләр – фрилансерлар, салым тарихы булмаган үзмәшгульләр, хезмәт хакын «конвертта» алучы кече һәм урта бизнес хезмәткәрләре дә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100