news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү вакыты үзгәрә

news_top
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү вакыты үзгәрә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Киләсе елның мартыннан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүнең чик срогы үзгәрә. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүнең ахыргы көне 5 көн алга – һәр айның 10сыннан 15енә күчереләчәк», – дигән ул.

Депутат аңлатканча, бу яңалык ярдәмендә вакытында түләмәү очраклары һәм штрафлар кимиячәк. Аның сүзләренчә, Россиядәге күпчелек кешегә хезмәт хакы айның 12 нче яки 15 нче числосында килә.

Шулай ук түләү вакытын күчерү идарәче компанияләргә һәм коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә түләүләрне планлаштыруны һәм эшкәртүне җиңеләйтергә, бухгалтериягә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 июль 2025
    Исемсез
    Пенсияне 22 енче числода алабыз
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар