
Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләргә (ЖКУ) түләү өчен артык зур сумма килгәндә, яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин. Мондый киңәшне җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Бондарь «Прайм» агентлыгына интервьюсында биргән, дип яза «Лента.ру».
Квитанциядәге сумма күп сәбәпләр аркасында гадәттәгедән күбрәк булырга мөмкин – тарифларны арттырудан алып узган айларда яңадан исәпләүгә кадәр, дип билгеләде эксперт. Әмма квитанциядә хата җибәрелүе дә мөмкин.
«Әгәр квитанциядә хата тапсагыз, беренче эш итеп, үзегезнең идарәче компаниягә гариза языгыз. Моны «Госуслуги. Дом» кушымтасы аша эшләргә мөмкин. Квитанциядә нәрсә ошамаганын, кайда хата киткәнлеген күрсәтегез һәм яңадан исәпләүне сорагыз, – диде ул. – Әгәр ярдәм итмәсәләр, төбәкнең дәүләт торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип өстәде Бондарь.