Торак базарында үзгәрешләр: зур фатирлар, парклы өйләр, түбән процентлы ипотека модада
Үз куышың, кайтып керергә җылы өең, баш очыңда түбәң булудан да сөенечлерәк нәрсә булырга мөмкин? Һәр кеше юрганына карап аягын суза, билгеле. Әмма хәзер күпләр фатир булсынга гына торак сатып алмый, ә аның сыйфатлы итеп төзелгән булуына, ни рәвешле җайлаштырылган икәненә дә игътибар итә, ди белгечләр.
Кыскасы, моннан 10-15 ел элек торакка карата булган таләпләр тулысынча үзгәргән диярлек. Бу заман таләбеме, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшырумы — белмәссең! Әмма фактлар бу сүзләрне раслый гына.
Аш бүлмәсе — зур, балалар мәйданчыгы матур булырга тиеш
Торак базарында яңа йортларга ихтыяҗ, икенче базарга караганда, үскән. Моны белгечләр яңа фатирны хуҗаларның үз теләге буенча ясый алу мөмкинлеге һәм ипотека процентларының түбәнәюе белән аңлата.
“Без торак йортларны шәһәрнең үзәгендә күбрәк төзибез. Шуңа да кулланучыларыбыз бераз “иркәрәк”. Алар торак мәйданын арттыру максатыннан түгел, ә яшәү сыйфатын үстерү өчен яңа фатирлар сатып ала. Алар күбрәк фатирның планына игътибар итә. Элеккеге кебек, совет чорындагыча төзелгән фатирлар хәзер сатып алучыларда кызыксыну уятмый”, - диде “Татарстан” журналы оештырган түгәрәк өстәл барышында “КамаСтройИнвест” оешмасы коммерцияле директоры Антонина Дарчинова.
Аның сүзләренчә, кешеләр хәзер күбрәк җәмәгать туклану урыннарында очраша һәм бәйрәм-кичәләрне дә кафе-рестораннарда үткәрүне өстенрәк күрә. Шуңа да, фатирларда аш бүлмәсе белән кунак бүлмәсе бергә тоташкан фатирларга өстенлек бирелә. Ягъни, зур аш бүмәсе булган фатирлар алдынгы урынга чыга.
- Икенчедән, яшәү тирәлеге уңайлы булырга тиеш. Йорт тирәсенең яшәү өчен җайлаштырылган булуына да яңа фатир алырга теләүчеләр бик зур басым ясый. Элегрәк ишегалдында балалар мәйданчыгы бар икән, кеше шуның белән канәгать була иде. Хәзер исә ул мәйданчык матур, балалар өчен куркынычсыз, уңайлы булу мөһим. Шуңа да безнең компания замана архитектура таләпләренә туры килерлек йортлар салырга тырыша, - ди Антонина Дарчинова.
Фатирларның зурлыгына килгәндә, күбрәк хәзер өч бүлмәле фатирларга өстенлек бирелә икән. Антонина Дарчинова сүзләренчә, кешеләр фатирларны гаиләләре белән тору өчен, бала бүлмәсе аерым, йокы бүлмәсе аерым булсын дигән максатларны күздә тотып ала.
“Унистрой” оешмасының сату бүлеге җитәкчесе Эдуард Хәлимуллин билгеләп үткәнчә, яңа фатирлар һәм икенче базардагы фатирлар арасында көндәшлек һәрчак булган, әмма соңгы елларда файдаланучылар өстенлекне яңа фатирларга бирә, ди ул.
- Элек кешеләр фатирны квадрат метрлар буларак кына кабул итсә, хәзер исә үзләренең гомерләре үтәчәк урын буларак карый. Шуңа да без клиентларның хыялын төзеп сатабыз, дияргә була. Мәктәпләре, балалар бакчалары булган торак комплекслар гына төзү аз. Кешеләргә буш вакытларын уздыра алырдай, ял итү, балалары белән йөрү өчен урыннар да кирәк. Шуңа да җәяүлеләр йөрү өчен сукмаклар, парк зоналары төзелә. Мисал өчен, яшь аналарга коляскалар белән йөрү җайлы булсын өчен шартлар тудырабыз, - ди ул
.
“Төзелеш оешмалары арасында көндәшлек башланды”
Татарстан Республикасы риэлторлары гильдиясе вәкиле Андрей Савельев хәбәр итүенчә, яңа фатирларга өстенлек бирүчеләр якынча 60 процент тәшкил итә. Быел август аенда бу аеруча да нык сизелде, ди ул.
- Бәлки бу ипотека “ставкалары” төшүгә, бәлки төзүче оешмаларның реклама кампанияләренә бәйледер. Төзүчеләр арасында моннан 10 ел элек көндәшек сизелмәсә, хәзер исә чын-чынлап ярыш бара. Клиентлар өчен көрәштә төрле акцияләр уйлап табыла. Дистә ел элек йорт тирәсендәге бер гектар җирдә парк утыртабыз дисәләр, аны юләрлек дип кабул итәләр иде. Чөнки ул җирдә 3 йорт төзергә була, - ди Андрей Савельев.
Төзүче генә түгел, сатып алучылар да үзгәрүен билгеләп үтте гильдия вәкиле. Аның сүзләренчә, моңа кадәр кешеләр фатирның бәясеннән чыгып эш иткән.
- 2006 елның августында фатир бәяләре 100 процентка үсте. Бер ай эчендә! Шул чагында төп фактор — ул бәя иде. Хәзер бәяләр икенче планга күчте. Кулланучылар уңайлыкларга өстенлек бирә. Кайбер төзү оешмалары үз сайтларында хәтта әзер фатирларның планнарын, җиһазландырылган фатирларның планнарын күрсәтә. Сатып алучы хәзер бик сайлана, - ди ул.
Белгечләр шулай ук бер бүлмәле фатирларга ихтыяҗның елдан-ел кимүен, зур мәйданлы ике-өч бүлмәле фатирларның “кайнар пәрәмәчләр” кебек таралып бетүен искәртә. Алай гына да түгел, кешеләр хәзер гади фатирларга гына түгел, аппартаментларга да өстенлек бирә башлаган. Сатып алучыларны җәлеп итү өчен, төзүчеләр квадрат метр бәяләрен киметүне дә яшерми. Чөнки андый торакта торак коммуналь хуҗалык чыгымнарының нинди булуын күз алдына китерү кыен түгел...
Фатирны да “трейд ин”га тапшырып була
Йортлар төзү белән шөгыльләнүче компанияләр сатып алучыларны җәлеп итәр өчен төрле акцияләр тәкъдим итә. Мисал өчен, кредит каникуллары. Бу очракта яңа фатир сатып алучы 6-7 ай дәвамында ипотека кредиты түләми, бу чыгымнарны төзүче оешма үз өстенә ала.
Кайбер компанияләр партнерлары булган төзү оешмаларына бүләк сертификатлары тапшыра. Яңа фатирга күчеп, ремонт ясарга тотынган хуҗалар өчен бу да иш янына куш.
Сатып алучылар арасында соңгы арада популярлаша башлаган акцияләрең тагын берсе - ул “трейд ин”. Бу очракта, яңа фатир сатып алучы үзенең иске фатирын төзү компаниясенә сата һәм вакытын да, берникадәр акчасын да янда калдыра.
Кайбер төзү оешмалары, ипотека ала алмаган кулланучыларга “рассрочка” бирә.
“Ипотека процентлары кими, алга таба да шулай булачак”
Узган 2-3 ел белән чагыштырганда, быелның август ае Казан төзү компанияләре өчен иң уңышлысы булды, ди белгечләр. Сәбәбе — ипотека процентларының кимүе. Моннан 2 ел элек процентлар 15тән башланса хәзер алар 9,5 процент һәм алга таба да кимүе көтелә. Моннан тыш, беренчел кертем суммасы да кимиячәк, дип фаразлый белгечләр.
Дөньядан һәрчак алда бара торган Татарстанда, банк һәм төзү компанияләре килешү нигезендә, ипотеканы 7-8 процентка алу мөмкинлеген дә яшерми төзелеш базары вәкилләре.
Элегрәк ипотекага фатирларның якынча 50 проценты сатып алынса, хәзер якынча 70 процент фатирларны ипотекага ала башлаганнар. Шунысы да мәгълүм, эконом класслы фатирларга ипотека алучылар саны үсә бара.
Татарстанда кулланучылар ала торган ипотеканың уртача суммасы 1 миллион 460 сум тәшкил итә.