«Төпчек балалары сатып алынган булырга мөмкин»: 15 балалы ананы кулга алганнар
Мәскәүдә тикшерүчеләр 15 бала тәрбияләүче 47 яшьлек хатын-кызның эшен тикшерә. Документлар буенча, балаларның 5сен хатын үзе тапкан. Әмма бу уңайдан тикшерүчләрнең шиге бар, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
«Тикшерү версиясе буенча, 2018-2019 еллар дәвамында хатын-кыз балаларының роддомда бирелгән туу турында таныклыкларын күрсәтеп, махсус органнарга мөрәҗәгать иткән. Бу таныклыкларда күрсәтелгән мәгълүматлар ялган була, алынган документация буенча медицина мәгълүматларына караганда, хатын-кызның бу вакытларда бала табуы физиологик яктан мөмкин булмаган», – дип сөйләгән Мәскәү буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.
KP.RU сайтына билгеле булганча, сүз Юлия Л. исемле хатын-кыз һәм аның кечкенә балалары турында бара.
«Документлар буенча, малай 2018 елның маенда, ә кыз 2019 елның февралендә туган. Ике баланың яшь аермасы – төгәл 9 ай да 2 көн. Моны могҗиза дип атап булыр иде, тик 10 еллап элек бу хатын-кызга операция ясаганнар, һәм шуннан соң ул башка бала таба алмый. Шулай да, ул балаларны үзе тапкан итеп документлар алган», – дип сөйләгәннәр хокук саклау органнарында.
Моны суррогат ана эшли аламы? – дип кызыксынган журналист хокук саклау органы вәкиленнән .
Бу очракта балаларда чын әниләренең, ягъни Юлиянең геннары булырга тиеш. Тик ДНК-тест 2 баланың да Юлиягә бернинди катнашы булмауны күрсәтте. Аларның әнисе – бөтенләй башка хатын-кыз. Бер версия буенча, чынлыкта, бу балалар сатып алынган булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, документлар буенча, Юлиянең үзенең тагын 3 баласы бар. Хәзер аларның да кемнән туган булуын тикшерәләр.
Калганнары – тәрбиягә алынган балалар. Аларның кайберләре инвалид.
«Хатын-кыз башкала хакимиятеннән һәр баласына да мул гына түләүләр алган», – дип сөйләгәннәр хокук саклау органнарында.
Ягъни, Юлия бу хәтле баланы акча өчен уллыкка-кызлыкка алган булып чыгамы? – дип сорау бирә аңа журналист.
Әйтүе авыр. Үзе әлегә бу хакта бернәрсә дә әйтми. Әмма гаиләне балалар барлыкка килгәнче үк ярлы булган дип әйтеп булмый. Аның берничә фатиры, шәһәр читендә йорты бар. Балаларның барысы да нормаль шартларда яшәгән, яхшы тукланганнар. Әмма хатын үзе еш кына өеннән киткән, үз эшләре белән шөгыльләнгән. Балалар белән һәрвакыт няня булган.
Юлиянең 2 кечкенә баласы, яшьләре җитү сәбәпле, инде күптән балалар бакчасына йөрергә тиеш. Әмма алар «өй тәрбиясендә» булган, – дип сөйләгән KP.RU чыганагы.
KP.RU басмасына мәгълүм булганча, җинаять эшендә тагын бер күп балалы әни катнаша. Ул авыр тормышта калган хатын-кызлар өчен Мәскәү өлкәсендә ярдәм үзәге оештырган.
Юлия яңа туган балаларын үзенә калдырырга теләмәгән һәм күпмедер акча өчен балаларын аңа биргән хатын-кызларны нәкъ шушы үзәк аша тапкан, дип фразаларга нигез бар.
Чехов шәһәрендәге бу үзәктә дә тентү уздырганнар. Тикшерүчеләр аннан тикшерү эшендә файдалы булырга мөмкин документларны алган.
Тикшерү комитеты «балигъ булмаганнар белән сату итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (аның буенча максималь җәза – 3 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү. – авт.).
«Яшәү урыннары буенча 14 тентү уздырылды, документлар алынды, балигъ булмаган балаларның хокукларын тәэмин итү буенча чаралар күрелде. Моннан тыш, берничә суд-медицина экспертизасы билгеләнде», – дип хәбәр иткәннәр Мәскәү буенча Тикшерү комитетында.