Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төньяк Кавказ мөселманнары лидеры Исмаил Бердиев вафат

news_top_970_100
Төньяк Кавказ мөселманнары лидеры Исмаил Бердиев вафат

Карачәй-Чиркәс республикасы мөфтие, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе Исмаил Бердиев вафат. «База» хәбәр итүенчә, ул ковид китереп чыгарган өзлегүдән үлгән. Аңа 70 яшь иде.

2020 елда ул ковид белән авырган һәм азаккача савыгып бетә алмаган. Соңгы көннәрдә аның хәле авырайган, ул аңын югалткан булган.

Милләте буенча – карачай. Сөргенлектә – 1954 елда Казахстанда туган, әти-әнисе белән 1957 елда гына туган ягына кайта ала. Бохарада «Мир Араб» мәдрәсәсендә, Каһирәдә «Әл-Әзһәр» университетында укыган. 1991 елдан – Карачәй-Черкес республикасы мөфтие.

2003 елда Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе.

Исмаил Бердиевның гауга чыгарган чыгышлары шактый булды. Мәсәлән, 2016 елда ул, хатын-кызларны сөннәткә утыртырга кирәк, дип әйткән иде, соңыннан шаяртуын белдерде. 2017 елда, «илне болгатып яткан өчен», Екатеринбургтагы «Ельцин Үзәге»н шартлатырга теләвен әйткән иде.

Ике кыз бар. Дуслык ордены, РФ президентының Мактау грамотасы иясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100