Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төньяк башкалада җигүле ат халык өстенә менгән – видео

news_top_970_100

2 гыйнварда Петербургта каретага җигелгән ат җайдагын бәреп төшергән һәм кешеләр өстенә таба киткән. Сарай мәйданында бер ир-ат атка менеп утырырга маташа, ләкин ат куркып китә һәм кешеләр өстенә менә. Биредә 3 кеше, шул исәптән 2 бала имгәнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге вакыйга сәбәпләрен полиция ачыклый, гаепле кешене алар билгеләячәк. Тагын бер мөһим деталь ачыкланган: атлар белән идарә итүче хатын-кыз исерек булуы ихтимал. Атлар исә кулга ияләштерелмәгән, аларга атланып йөрү дә каралмаган.

78.ru порталы белешмәсе буенча, ат качып китә. Каретага җигелгән атка билгесез ир-ат атланмакчы була, ат шуннан курка. Аннары ат җайдагын төшерә һәм халык өстенә таба ыргыла.

«Халык күп иде. Бер мизгелдә «Марьяна!» дип кычкырганны ишеттем. Борылып карасам, миннән 2 метр чамасы гына ераклыкта ике ат арткы аякларында гына басып тора», – дип сөйли бу хәлне күргән хатын-кыз.

Ул баласын алып кырыйга качарга өлгергән, башка кешеләр як-якка таралышкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100