«Төннәрен начар йоклыйм һәм, тагын килеп берәр хәл кылырлар дип, туктаусыз куркып яшим»
Татарстан Югары суды Илназ Галәвиев эшен тикшерүне дәвам итә. Көчле яңгыраш алган бу процесста катнашкан кешеләр ул куркыныч көн картинасын яңабаштан торгызалар. Бу хакта Әдилә Рәхмәтуллина язмасы.
«Төннәрен начар йоклыйм һәм, тагын килеп берәр хәл кылырлар дип, туктаусыз куркып яшим»: 175нче санлы Казан гимназиясендәге атышта исән калган балаларның судта ни сөйләгәннәре турында.
Илназ Галәвиев эше буенча икенче утырыш видео-фотога төшерү тыелу турындагы яңалык белән башланды. Татарстан Югары суды, ниндидер сәбәп белән, аны хәтта утырыш башланганчы ук тыйды, югыйсә бу – законга каршы килә. Нилектән мондый карар кабул ителгән – билгесез. Исегезгә төшерәбез, рәислек итүче үткән юлы процессны япмау турында фикергә килгән иде. Галәвиев үзе, гадәттәгечә, утырышның башыннан ахырына кадәр кара капюшонын киеп, башын түбән иеп утырды, аның йөзен дә күрү мөмкин түгел иде. Бу позада, һич селкенмичә, ул сәгатьләр буе утыра ала.
Алинә Садыкова шул ук гимназиядә, атучыдан бер сыйныф түбән укыган. 11 май көнне танышыннан электрон китабын алырга килә ул. Мәктәпкә җитәрәк, кыз Галәвиев белән очраша. Тегесе кызга атып җибәрә: ядрә Алинәнең муены һәм башына тия, кыз могҗиза белән генә исән кала.
– Ул миңа: «Йөгер!» – дип кычкырды. Мин шок хәлендә идем, ни булганын аңламадым да. Ул миңа коралын төбәде һәм атып җибәрде. Мин аннан бер сыйныф түбән укыдым, аны күреп беләм, әмма таныш түгел идем, – дип сөйли кыз.
– Галәвиев үзе генә идеме? – дип сорый адвокат.
– Әйе, – дип җәһәт җавап бирә кыз.
Алинә белән очрашудан соң, Галәвиев мәктәпкә юнәлә. Анда ул каравылчыны яралый – бу хакта алдарак язган идек. Аннан, күпмедер вакыттан соң, коридорда башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатовага тап була. Аны бер атуда үтерә.
Венера Айзатованың кызы сөйләвенчә, һөҗүм вакытында әнисе үз кабинетында арткы партада утыра – дәресне инглиз теле укытучысы алып барган. Шартлау тавышы ишетелгәч, балалар бик куркыша, аларны тынычландыру өчен, әнисе коридорга ни булганын карарга чыга һәм шунда ук атучы белән очраша.
– Ул бер атудан егыла һәм шундук җан бирә, – дип, күз яшьләре белән искә төшерә кызы.
Зыян күргән 655 кешенең күбесе судка килергә җыенмый: аларның бер өлеше эшне үзләреннән башка карау турында гариза (ходатайство) биргән, шуңа күрә балаларның җавапларын дәүләт гаепләүчеләре укый.
«Дәрес башлангач, нидер шапылдап төшкән кебек тавыш ишетелде. Нәрсә булганын берәү дә аңламады. Венера Солтановна кабинеттан чыкты, әмма кире кермәде. Инглиз теле укытучысы стенага терәлеп идәнгә утырырга һәм башларны тезләргә куярга кушты. Аннан шартлау булды, ишек янында бар нәрсә кып-кызыл иде. Минем һәм башка балалар өстенә шкаф ауды, ләкин минем бер җирем дә авыртмады. Без шкаф астыннан үрмәләп чыгып, тәрәзәдән тышка сикерә башладык. Мин башта сикерергә курыктым, аннан сикердем, бер җиремне дә авырттырмадым. Өченче каттан сикергән зур класс кызын күрдем, ул кайсыдыр җирен имгәтте. Классташларымнан кемнеңдер канга буялганын күрдем, минем тырналган урын гына иде, аны соңыннан әни эшкәртте», – дип уртаклаша В.Айзатова классыннан беренче сыйныф укучысы.
«Соңыннан безгә полиция хезмәткәре ишек шакыды. Ул безгә тыныч кына утырырга һәм көтәргә кушты. Ул китте, бераздан кире килеп, аның артыннан берәмләп йөгерергә кушты. Бөтен җирдә төтен исе, пыяла ватыклары, ә идәндә кара саплы пычак ята иде. Мине классташ кызның әнисе үзләренә алды», – диелгән беренче сыйныфтагы башка укучының сорау алу җаваплары теркәлгән беркетмәдә. – Мин төннәрен начар йоклыйм, безгә тагын килеп, берәр начар хәл кылырлар, дип куркам».
6Б сыйныфы укучысы ул көнне мәктәпкә, баскетбол буенча тренировкага дип, иртәрәк килә. Аннан кыз математика дәресенә керә. Партадашы алдагы көнне терсәген сындырган була, ул мәктәпкә килми. Галәвиев алар утырган кабинетка керергә тырыша, ләкин директорның тавыш көчәйткеч аша игъланын ишеткән укытучы ишекне бикләп өлгерә.
«Ниндидер бик начар хәл булганын аңладым, нәрсә икәнен генә белмәдем. Без үз урыннарыбызда утырып калдык, барысы да телефоннан әти-әнисе, шушы мәктәптә укыган эне-сеңелләренә шалтырата башладылар. Борчымас өчен, мин әнигә шалтыратмадым, әтинең эше күп икәнен белә идем, шуңа аңа да хәбәргә чыкмадым. Аннан шартлау тавышы яңгырады, укытучы безгә парта астына төшеп шыпырт кына кына утырырга кушты, без шулай иттек тә, – дип сөйли 6Б сыйныфы укучысы оперативникларга. – Шулвакыт кемдер ишек тоткасын тарткалый башлады, таныш түгел ирләр тавышы ишетелде: «Балалар, чыгыгыз», – диде ул. Укытучы апа ишек янына килде һәм аның кем икәнлеген сорады. Теге кеше җавап бирмәде. Күпмедер вакыттан соң кабат ишек шакыдылар, бу юлы ир кеше үзен «коткаручы» дип атады. Укытучы аннан дәлилләвен сорагач, ул ишек астыннан таныклыгын сузды. Шуннан укытучы ишекне ачты, һәм безне эвакуацияләделәр».
Фаҗига булган минутларда физкультура укытучысы Даниил Лекомсов 3нче сыйныф укучылары белән мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыгында дәрес үткәргән була. Шартлау һәм ату тавышлары ишетелүгә, ул балаларны җыеп, мәктәптән ераккарак – капкага таба йөгертеп алып китә. Укучыларның икесенә пуля тия: берсенең эченә, икенчесенең җилкәсенә. Тагын икесен шартлау дулкыны ярчыклары яралый.
– Балалар курыкты. Мин аларга «йөгерегез!» дип кычкырдым, хәтта яраланган балалар да мәктәптән ераккарак йөгерделәр, – дип искә ала укытучы.
Нәтиҗәдә, класстагы бөтен укучылар да койма буена кадәр йөгереп килеп җитәләр – ул мәктәп бинасыннан читтә урнашкан. Шартлау дулкыныннан беренче каттагы 3 кабинетның тәрәзәләре коелып төшә. Тәрәзәдән балалар сикерә башлаганны күреп, физкультура укытучысы аларга ярдәмгә ашыга.
– Читтә бер тавыш ишетеп, шул таба барсам, үләндә бер кыз утыра. Ул өченче каттан ук сикергән, аягын авырттырган, баса алмый иде. Мин аны күтәреп алдым да койма буена илттем, – дип сөйли Д.Лекомсов.
Бу кыз 8А сыйныфыннан Аделя булып чыга. Галәвиев классташларына ата башлагач, ул аска сикерә. Кыз инвалидлык алган, хәзер инде мөстәкыйль хәрәкәтләнә: соңгы тапкыр ул трагедия булуга бер ел тулган көнне – 2022 елның 11 маенда – Галәвиевкә арестны озынайту буенча утырышка килгән иде.
Кыз белән бергә тәрәзәдән классташы Камил дә аска сикерә. Тик кыз үлән өстенә төшсә, малай чокырланып торган таш өслеккә килеп төшә. Ул әле берничә ай элек кенә махсус таяк һәм аяк өчен каркастан башка йөри башлаган, һаман да аксый.
Соңрак физкультура укытучысы фаҗига булган урынга килгән медиклар белән бергә өченче катка күтәрелә. 310 кабинетка – 8А сыйныфы укучылары сикергән кабинетка керә.
– Мин балаларның үле гәүдәләрен, җәелгән кан елгасын, бер баланы носилкага сала башлаганнарын күрдем, – дип сөйли Д.Лекомсов. Ул мәктәптән бары тик бөтен укучыларны эвакуацияләп бетергәч кенә чыга.
Аделя Рахматуллина