Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе Татарстанда шторм турында кисәтү игълан итте. 31 августка каршы төндә республикада урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәчәк.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сак булырга, балаларга, өлкәннәргә һәм авырулы кешеләргә күз-колак булырга киңәш итәләр. Фермерларга һәм бакчачыларга бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларын яклау чараларын күрергә киңәш итәләр.
Ашыгыч хәлләрдә 112гә шалтыратырга кирәк.