Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төнлә өй янында саклап торган». Белоретта элеккеге хатынын үтергән иргә суд була

news_top_970_100
«Төнлә өй янында саклап торган». Белоретта элеккеге хатынын үтергән иргә суд була
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул хатынын үтерүдә гаепләнә, тик үзе гаебен танымый. Җинаять эшен судка тапшырганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, бу ир-ат 31 яшьлек хатыны белән аерылышкан, тик гаилә таркалуга каршы булган. 2022 елның 13 августына каршы төндә ул хатынын өй янында саклап тора. Хатын дус кызының туган көненнән кайтып килә. Шул чакта ир аңа күп тапкыр пычак кадый, хатын урында ук үлә. Ир-ат җинаять урыныннан китә, аннары полициягә үзе килә һәм күрсәтмә бирә.

Бу ир-ат 2020 елның декабреннән 2022 елның августына кадәр системалы рәвештә хатынына физик һәм психик зыян китерә. Ул хатынын кыйный, башка көчләү ысуллары куллана, кимсетә, хатын исә полициягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Ир хатыны яши торган өй тәрәзәләрен ватып бетергән, хатынны өйдән чыгармаган, телефонын алган, аннары аны ваткан, талаш чыгарган, шулай ук үтерү белән янаган, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә хатын – Динә Махиянова – Белорет районы администрациясендә эшләгән, бүлек җитәкчесе булган. Бу турыда район башлыгы Андрей Иванюта язган. «Ачык, игелекле ханымны, яхшы белгечне җирләдек. Аны бар кеше хөрмәт итте, яратты. Аның 6 һәм 13 яшьлек ике улы калды», - дип язган ул. Динә үләр алдыннан 2 ай балалары белән бергә әниләрендә яши. Бу турыда «Башинформ» хәбәр иткән иде.

Динәнең әнисе сүзләренчә, аның кызы ире белән 2010 елда ук аерылышкан, ләкин ире аны җибәрмәгән. Икенче балалары аерылышкач туган. Динә аерылышканын әнисенә дә әйтмәгән булган. Ул үзенең проблемалары белән якыннары борчырга теләмәгән. «Берничә ай элек ул иреннән бөтенләй китүен әйтте. Яхшырак булмаячагын аңлады. «Әни, бер якка гына китү булсын инде, мин бик ардым», - диде», – дип сөйләгән Динәнең әнисе.

  • «Кыйнагач нигә кайтасың соң?» – 31 яшьлек Динә дус кызлары кулында үлгән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100