Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә күрергә язмасын: балаларны уку елы төгәлләнү белән «матур» Чебурашка котлаган

news_top_970_100
Төнлә күрергә язмасын: балаларны уку елы төгәлләнү белән «матур» Чебурашка котлаган

Ульяновск өлкәсендә балаларны уку елы төгәлләнү белән котлау өчен Чебурашка чакырганнар. «Сөйкемле» Чебурашканың балаларны кочаклап төшкән фотоларын Топор 18+ «Телеграм» каналы чыгарды.

Әлеге Чебурашканы Ульяновск өлкәсенең Яңа Майна авылында яшәүче 14 яшьлек кыз әнисе үтенече буенча теккән. Әнисе мәктәп укучыларын уку елы төгәлләнү белән сөендерергә теләгән булган, дип яза Газета.Ру.

«Крокодил Гена белән нәрсә булганын сорап та тормагыз. Бу тарих сезгә ошамаячак», – дип язган кайбер кешеләр. Ә башкаларны исә, курчак бер дә куркытмаган – алар курчакның авторын иҗадилыгы өчен мактаган. «Кешеләр молодцы, үз көчләре белән шундый костюм теккәннәр бит. Сатып алырга акчаң булмаса... Барыбер яхшы тырышканнар», – дип үз фикерен язган пабликның укучысы.

Чебурашка яшь тегүче кызның беренче эше. Курчакны тегү өчен аңа бер атна вакыт һәм җиде мең сум акча кирәк булган. Иң авыр өлеше – башын тегү булган, ә калган өлешләрен беркеткәннәр, дип яза Лайф сайты.

Хейтерларга һәм шаяртучыларга килгәндә исә, гаилә аларга игътибар итми икән. Иң мөһиме – балаларның хис-тойгылары, аларга костюм ошаган ди алар. Моннан тыш, бу шау-шудан соң автор белән биш кеше элемтәгә чыккан һәм Чебурашканы сатып алырга тәкъдим иткән. Тик укучы кыз аны сатарга әзер түгел.

Интернетта бу Чебурашка белән көлкеле мемнар да ясый башлаганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100