Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә клубтан кайтып килүче егетләр авыл урамыннан баручыны кызны бәрдереп үтергән

news_top_970_100
Төнлә клубтан кайтып килүче егетләр авыл урамыннан баручыны кызны бәрдереп үтергән
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, www.bashinform.ru

Башкортстанның Күгәрчен районында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата суд хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» яза.

Ул 2023 елның 13 июлендә машина рулендә була һәм авария ясый. Бу вакытта аңа 17 яшь була. Дусты – «Лада Приора» машинасы хуҗасы – аңа машина руле артына утырырга рөхсәт итә. Егетләр төнлә клубтан кайтып килә, алар наркотиклар һәм алкоголь кулланган.

Воскресенское авылында яктыртылмаган юлда руль артында утыручы егет тизлекне бик каты арттыра һәм юл кырыеннан бара торган кызны бәрдерә. Егетләр авария урыныннан качмый, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Урынга килгән табиблар кызның үлемен раслый. Мәрхүмә кызга 20 яшь була.

Суд карары буенча, 18 яшьлек егет 3 ел да 10 айга колония-поселениегә озатыла, мәрхүмә кызның гаиләсенә 1 млн сум компенсация түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100