news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнлә Казан үзәгендә булган куркыныч авариядә өч кеше һәлак

news_top
Төнлә Казан үзәгендә булган куркыныч авариядә өч кеше һәлак
Фото: Татарстан прокуратурасы

Төнлә Казанның Петербург урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, «Lexus» автомобиле йөртүчесе, Назарбаев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, «Уңга хәрәкәт» билгесен игътибарга алмаган һәм зур тизлектә бетон киртәгә барып бәрелгән.

Нәтиҗәдә, чит ил машинасы, якында туктап торган биш автомобильгә зыян салып, әйләнеп капланган. Шуннан соң «Lexus» машинасы яна башлаган.

Кызганычка, «Lexus» йөртүчесе һәм ике пассажиры урынында ук һәлак булган. Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, алар Самара өлкәсеннән булган. Шәһәр прокуратурасы процессуаль тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар