Онколог Дмитрий Пензов әйтүенчә, рак еш кына гадәти кебек тоелган симптомнар артына яшеренә. Әгәр борчыган билгеләр ике атнадан артык дәвам итсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда «Радио1» яза.
Коры яки юеш ютәл, бигрәк тә төнлә көчәйсә, кайчак үпкәдә шеш булуын аңлатырга мөмкин. Какырыкта кан булу — ашыгыч тикшерү таләп итә. Шулай ук ашкайнату системасындагы үзгәрешләрне дә игътибарсыз калдырырга ярамый: эч кату, эч китү кебек билгеләр кайчак юан эчәк белән бәйле проблемаларны күрсәтә.
Аеруча сөт бизе өлкәсендәге тыгызланулар, аның формасы үзгәрү, бүлендекләр килү яки тиренең «әфлисун кабыгы» рәвешен алу игътибар таләп итә. Мондый очракларда маммолог һәм онкологка тизрәк күренергә киңәш ителә.
Бәвел чыгару вакытындагы проблемалар еш кына ялкынсыну белән бәйле булса да, кайвакыт җитдирәк авырулар турында да сигнал бирә ала.
Даими рәвештә тавыш карлыгу, тамак авырту, колакка бирелә торган сызлау һәм йоту кыенлашу бугаз яки үңәч зарарлануын күрсәтергә мөмкин.
Хатын-кызларга циклдан тыш канлы бүлендекләргә игътибарлы булырга кирәк.
Тагын бер мөһим билге — миңнәр үсүе, төсе үзгәрүе, симметриясе бозылу һәм читләренең төгәл булмавы. Табиб даими рәвештә дерматоскопия үтәргә киңәш итә. Иртә мөрәҗәгать итү уңышлы дәвалану мөмкинлеген арттыра, диелә хәбәрдә.