Башкортстанның Куергазы районындагы Мәсәгут авылында узган төндә мәчет янган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, бер катлы агач мәчет эчендә ут чыккан. Ул 80 квадрат метрга таралган. Коткаручылар ачык утны бетергән.
«Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана», – дигәннәр ведомствода.