Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә авыл урамыннан барганда алты үсмер утырган машина авариягә очраган, берсе үлгән

news_top_970_100
Төнлә авыл урамыннан барганда алты үсмер утырган машина авариягә очраган, берсе үлгән
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Узган төндә Башкортстанның Белорет районында 6 үсмер утырган машина авариягә очраган, берсе һәлак булган. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

23 мартка каршы төндә Белорет районының Тирлән авылында «ВАЗ-2120» һәм аның белән бер үк якка бара торган «УАЗ» бәрелешә. «ВАЗ» машинасының 17 яшьлек йөртүчесе урында ук һәлак була. Тагын 5 үсмергә – 14 яшьлек өч кызга, 16 һәм 17 яшьлек ике малайга медицина ярдәме кирәк була. Аларны хастаханәгә китерәләр.

«УАЗ» машинасы белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат имгәнмәгән, ул аек була. «УАЗ» машинасы тиешенчә теркәлмәгән, хуҗасы җаваплылыкка тартылачак.

Полиция ачыклаганча, мәрхүм үсмернең машина йөртү таныклыгы юк. Атасы сүзләренчә, ул машинаны сорамыйча гына алып чыгып киткән, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100