Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге юлда 16 яшьлек кыз, 17 яшьлек ике үсмер, 20 яшьлек егет һәлак булган

news_top_970_100

9 июньдә Самарада 4 кеше – 16 яшьлек кыз, 17шәр яшьлек 2 үсмер, 20 яшьлек егет һәлак була. Алар арендага алынган машинада төнлә белән парковкада торган автобуска бәрелә. Яшьләрне шаһитлар күргәндә, өчесе үлгән була инде. Кыз соңрак, ярдәм күрсәткән чакта үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшьләр кич күңел ача. Аннары каршеринг машинасын алып йөреп кайтырга булалар. 16 яшьлек дус кызны да чакыралар, кыз баш тартмый. Ул көнне юл шартлары яхшы түгел иде, ди биредә яшәүчеләр, юлның бормалы урынында тәҗрибәле йөртүчеләр дә җиңел бара алмый, ә монда – төнге юлда яшьләр...

«Фольксваген» җиңел машинасы парковкада торган автобуска бәрелү турында 05.15 сәгатьтә хәбәр итәләр. Биредә 4 кеше һәлак була, дигәннәр Самара өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Автобуска бәрелгәч, машинада иминлек мендәрләре эшли. Ләкин бу ярдәм итми. Машина автобуска яны белән килеп керә, салон бөгелә. Эчтәге кешеләр кысылып кала. Яшьләрнең төнлә шәһәрдә йөрергә чыгып китүен ата-аналары да аңлый алмый.

Дүртесен дә 11 июньдә җирләгәннәр.

Биредә яшәүчеләр яшьләрнең исерек булуына ышанмый, барысы да яхшы исәптә була. Кыз – отличница, медальгә бара.

«Әле 10нчы сыйныфны бетерде генә, яхшы аттестат өчен тырышты, университетка бюджетка керергә җыена иде», – ди дуслары.

«Алар барысы да гади үсмерләр иде, бөтен кеше кебек җәйне көттеләр, музыка кычкыртып пляжда йөрергә», – ди танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100