news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында өч бала һәм аларның анасы һәлак булган

news_top
Төнге янгында өч бала һәм аларның анасы һәлак булган
Фото: https://vk.com/firepress66, Свердловск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Свердловск өлкәсенең Ис бистәсендә 19 мартта иртәнге 3ләр тирәсендә янгын чыга. 3 фатирлы йортта 4 кеше һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Коткаручылар хәрабәләрне актарганда, 40 яшьлек хатын-кыз, аның 16 яшьлек кызы, 10 һәм 11 яшьле ике улының мәетен таба.

Янгын бер фатирның кухнясында чыккан, дип фаразлана.

«2003 елда туган олы кызы котыла алган. Ул күкрәк баласын алып, утттан чыккан», – дигәннәр Свердловск прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

«КП» белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Алена исемле, исән калган кыз Дарья.

Янгын сәбәбен әлегә төгәл ачыкламаганнар. Өйдә 3 гаилә – барлыгы 9 кеше теркәлгән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар