Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында ир белән хатын, аларның ике баласы һәлак булган

news_top_970_100
Төнге янгында ир белән хатын, аларның ике баласы һәлак булган
https://oren.sledcom.ru

Оренбург шәһәрендә 4 декабрьгә каршы төндә бер гаилә янып үлә. Ир белән хатын һәм аларның 2 нәни баласы һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын бер фатирлы шәхси йортта чыга. Йорт шәһәр читендә урнашкан. Янгын өй эчендә башлана. Урынга коткаручылар килгәндә, бөтен җирне ут чолгап алган була инде.

Янгын хәрабәләрен аралаганда, коткаручылар дүрт гәүдә – 2 бала һәм 2 олы кешене таба. Аларны коткара алмыйлар.

Янгынны иртәнге бишләр тирәсендә генә сүндереп бетерәләр. Урынга 27 коткаручы эшли, алар арасында психологлар да була. Алар мәрхүмнәрнең туганнарын юата.

Балаларның берсенә 9 яшь, икеечесенә әле 1 яшь кенә була. Әниләренә 42 яшь, әтиләренә 43 яшь. Нәни бала ир белән хатынның уртак баласы була, олы баланы әни кеше беренче никахында тапкан.

Гаилә бер төрле хисапта да тормый, игътибарга да эләкмәгән. Хәзер прокуратура халык белән профилактика эшләре өчен җаваплы хезмәтләрнең балаларның тормышын тикшергәнме икәнен өйрәнә.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100