Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында биш кеше һәлак булган, икесе – балалар

news_top_970_100
Төнге янгында биш кеше һәлак булган, икесе – балалар
Фото: https://t.me/mchs_official

Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә төнлә 4 катлы йорттагы бер фатирда янгын чыга. Биредә 5 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Тәрәзәдән чыккан ялкын телләрен шаһитлар видеога төшергән.

«Коридорга йөгереп чыгып, глазоктан карасам, каршыдагы фатир яна. Ишекне ачтым, төтен керде, тиз генә киенеп чыгып киттем. Бөтен җир яна, пыяла эри. Тавышлар ишеттем», – ди биредә яшәүче Нелли.

Янгын чыккан фатирда гаилә була – 5 туган уттан чыга алмый. Мәрхүм балаларга 4 һәм 7 яшь булган. Бер хатын-кыз гына котылган.

Якынча версия буенча, янгына электр челтәренә йөкләнештән килеп чыккан.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100