Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында абыйлы-энеле ике егет һәм яшь кызлар һәлак булган

news_top_970_100
Төнге янгында абыйлы-энеле ике егет һәм яшь кызлар һәлак булган
Фото: https://sverdlovsk.sledcom.ru

Свердловск өлкәсенең Артемовск шәһәрендә янгында 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Свердловск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига Шмидт урамындагы шәхси йортта була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын 7 октябрьдә иртәнге дүртенчеләр тирәсендә чыга. Ут 173 квадрат метр мәйданга тарала.

Якынча версия буенча, янгын мунча миче морҗасыннан чыга һәм торак йортка тарала.

Янгында 22 яшьлек Даниил И., аның 16 яшьлек энесе һәлак була. Энесе Даниилда кунарга ата-анасыннан сорап килгән. Өй Даниилның әбисенеке, егет биредә сөйгән кызы белән бергә яши.

Янгын хәрабәләре арасыннан 18 яшьлек Анна З. һәм тагын 1 кыз мәете табыла. Аның шәхесен ачыклый алмаганнар әле.

Коткаручылар янгынны 7 сәгать чамасы сүндергән.

Якыннары сүзләренчә, Анна супермаркетта эшли, Демидов һөнәри көллиятенең биредәге филиалында эшли.

«Анна башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялланды. Әле кичә генә аны кибеттә күрдем. Ышанып та булмый», – ди туганнары.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100