Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгын вакытында әниләре дүрт баласын коткарган, бишенче бала һәм әтиләре янып үлгән

news_top_970_100
Төнге янгын вакытында әниләре дүрт баласын коткарган, бишенче бала һәм әтиләре янып үлгән
https://t.me/irkutskprocnews, Иркутск өлкәсе прокуратурасы

28 февральгә каршы төндә Иркутск шәһәрендәге Лесогорская урамындагы йортта 1 катлы агач йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә яши – 5 бала һәм аларның ата-анасы. Янгынны беренче булып күршеләре күреп ала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар өйдә йоклап яткан өлкәннәрне уятты. 4 баланы аналары яна торган йорттан алып чыккан. Әтиләре һәм тагын 1 бала утта һәлак булган», – дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Күршедә яшәүче ир-ат гаиләгә ут капкан йорттан чыгарга ярдәм итәргә маташкан. Ул үзе дә пешеп беткән. Аны коткаручылар тапкан һәм хастаханәгә озатканнар. 39 яшьлек гаилә башлыгы һәм 4 яшьлек нәни малай, тапканда, инде үлгән булган.

«Янгын сәбәбе ачыклана. Якынча белешмә буенча, электр җиһазлары ватык булу сәбәпле, кыска ялганыш килеп чыккан булуы ихтимал», – дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://t.me/irkutskprocnews

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100