Күпме синең кызлар кочып туйганыңны көтәргә була инде? – дип рәнҗеде Камилә, егетнең күзләренә тутырып карап.
Динар кызның җилкәсеннән тотып кырыйгарак этте дә башка аның янына килмәячәген әйтте.
Кечкенә шул син әле, – диде.
Әйтеп тә куясың инде! Миңа уналты яшь бит инде.
Егет елмаеп куйды. Аңа инде егерме яшь ләбаса. Кызның үскәнен аның көтәсе килмәде. Кызга кагыла алмый, чөнки кызның авылдаш егетләре белсә, башын өзәчәкләр.
Юк инде, Камилә. Очрашып йөрмибез бүтән. Мин хушлашырга килдем. Синең белән төннәр буе язышып яту миңа бернәрсә дә бирми. Мин үземнең яшемдә рәхәтләнеп яшисе килә.
Яратмагансың инде. Көтәр идең әле, хисләрең чын булса.
Синдә нәфрәт уятыр өчен, мин бу сүзеңә «әйе» дип җавап бирергә тиешме? Алай түгел шул.
Динар урам егете иде шул. Көндез ул тәртипле, әти-әни сүзеннән чыкмый торган булса, төн җитү белән бәйдән ычкына. Ул ике төрле тормыш алып бара һәм якыннары моның турында берни белми. Төнлә белән нишләп йөргәннәрен әнисенә сөйләсә, өметләрен өзәрмен, дип курыкты. Шуңа күрә – ялган өстенә ялган. «Юк, беркая да бармадык», «өй яныннан ерак китмәдек», «юк, эчмәдем», «сугышмадым» дигән кебек сүзләр.
Төнге урам – ул яшьләр өчен бөтенләй башка тормыш. Ул үз казанында үзара мөнәсәбәтләр, авыл белән авыл сугышлары, килеп чыккан проблемалар белән кайный. Яшьләр авылда, район үзәгендә, күрше район авыллары яңалыкларын белешеп чыга. Кем кемнең авызын канаткан, кем нинди кагыйдә бозган, кем кемнең кызы өчен башын ваткан. Егетләр кызларга караганда да әйбәтрәк гайбәт сата, дип юкка әйтмиләрдер.
Төп темалар беткәч, иң яратып сөйләшелә торганына күчеш – ул кызлар турында. «Түбән очтагы Зәлия бигрәк үсеп киткән, урамга дәшәсе иде», «аскы урамдагы Дилбәр егетенә хыянәт иткән, вот җилбәзәк!», «Алисә өчен кичә Динар теге егетне тотып ярган», «ул Регинага шәһәр егете кирәк, ахры, үзен бигрәк өстен куя», «сиңа нәрсәгә соң ул? Аңа булса да тимә инде» дигән сөйләшүләр.
Шулай бер җәйге кичне Динар Азатка шалтыратты.
Братан, чыктыңмы әле син урамга? Мин килеп җитәм бит инде.
Артыңа борыл, – диде Азат, дустына кул болгап.
Яшьләр егетләрчә кул биреште; кулларын кесәгә тыгып, кырыйга төкереп тә куйдылар. Менә хәзер бөтен нәрсә «пацаннарча».
Хәзер Серый (Сережа исеменнән кушамат. – ред.) килеп җитә дә, кузгалабыз, яме?
Ул авылга моннан ничә километр соң?
Ерак түгел, унбиш тирәсе инде.
Ярты сәгатьтән соң егетләр җыелышып бетте. Аларның бүген бик мөһим эшләре бар иде. Азатның алдан йөргән кызы, аны ташлап, бүтән егеткә киткән. Ул егет – бай гаиләдән, «связь»лы кеше. Азат моны болай гына калдырырга теләмәде. Сөйгәнен тартып алганга күрә, ул аңа үч итү теләге белән янды.
Серый дигәннәре «текә» машинасы белән килеп туктады. Катырак япсаң, ишеге килеп төшәр төсле. Әмма яшьләр ул машинаны «авыл арасында йөрергә менә дигән» дип уйлады.
Кузгалдылар. Юл уртасында бөтерелеп тузан җыелып калды. Азат борчылды булса кирәк. Тешләрен кысып, кулларын йодрыклады.
Егетләр, ә бәлки, үзебезне җиңел тотар өчен, берне йотып алырбыз?
Әйе, ә мин сез сулаган һаваны йотып барам, – диде Серый.
Ни себе, ни людям булды бу, брат.
Ярар, болай да кыю бит инде сез. Хәзер аның өчен кибеткә туктарга кирәк.
Азатка юл шактый озак булып тоелды. Тизрәк шул бай егет Ленарны күреп, ботарлап атарга!
Килеп җиттеләр. Азат ул бай егекә әллә кайчан язып, килүләре турында кисәтеп куйган иде. Ул тышка машина тавышын ишеткәч үк чыкты. Капкадан чыгып килгәндә, Азат нәфрәт белән:
Әнә, кигән үзенең чуар ыштанын. Пычракка батасын белми әле ул, маңка малай, – диде.
Болар, машинадан чыгып, Ленарның каршыга килгәнен күзәттеләр. Серый киемен төймәләп, балакларын кагып алды да:
Монда сөйләшәбезме яки читкәрәк китәбезме? – дип сорады.
Бара тор, куып тотармын, – ди тегесе.
Ачуны чыгарма, әтәч, хәзер типкәләп атабыз! – дип кызды Азат. Дуслары гына кулларыннан тотып калды. Динар Азатның колагына, әле уңайлы очрак түгел, көт бераз, дип пышылдады. Егет, аңына килгән сыман, тынычланып калды.
Ленар әтисенең машинасын гараждан чыгарды да рульгә утырды. Ишекне ябар алдыннан, башын чыгарып:
Минем арттан барырсыз, – диде.
Машинасы текә моның. Вич тонировкалы, – ди Серый.
Әтиең бай булса, син дә шулай йөрер идең, әйеме? – дип төрттерде Динар.
Әтиең булса, диген. Юк ич ул миндә.
Ленар машинасы белән әллә кая – тыкрыкка юл тотты. Ул җирдә кешеләр бөтенләй йөрми, тирә-юньдә агачлар һәм, аларны узгач, кыр башлана.
Ленар ераккарак туктап, машинасыннан чыкты. Ыштаны чынлап та үзенең буена караганда озынрак иде. Егетләр түгәрәккә басты.
Ну, нәрсә, егетләр. Нинди проблема чыкты? Тыңлыйм, – ди Ленар.
Әкият сөйләргә килмәдек. Менә син Гөлчәчәкне миннән тартып алдың. Сез, байларны, кеше әйберенә тияргә ярамый икәнне өйрәтмәделәр мәллә? Яки сез кешене талый гына беләсезме?
Гөлчәчәк – товар түгел ич ул сиңа. Аның үз башы бар. Бәлки, аңа матур тормыш кирәктер, тәмле ашыйсы киләдер. Ә син нәрсә бирә аласың соң аңа, урам романтигы? Күктә җәелеп яткан йолдызларны бүләк итәсеңме?
Утка бензин салма. Юк итәм бит мин сине менә шушы урында! – диде Азат һәм Ленарга ташланды. Башта калган егетләр бу төрткәләшүгә кысылмады. Читтән, бергә бер чыгып сугышканнарын карап торды.
Ленар, бирешә башлаганын аңлап, каяндыр электрошок чыгарып, Азатның җилкәсенә терәде. Егет читкә ыргылды.
Динар белән Серый моны күреп, бай егетне тотып алмакчы иде, әмма аның машинасының арткы утыргычыннан тагын өч егет атылып чыкты. Бай егет болар янына үзе генә килеп алданмаган. Егетләрнең буйлары да бу урам егетләренә караганда гәүдәлерәк иде. Аларның кулларында да электрошокер бар. Азат, моны күреп, паникага бирелде.
Егетләр, качыгыз!
Болар, машиналарын калдырып, чабарга кереште. Тегеләр, этләр сыман, алар артыннан эзне алды.
Азат белән Серый болардан аерыла алды, ә Динар, пычракка баткан аркасында, арттарак калды.
Егетне урап алдылар. Өч яклап электрошок белән бәреп, җиргә аудардылар. Мескен, салкын җирдә яткан килеш, аны дүрт яклап типкәләгәннең авыртуына түзә алмыйча, ыңгырашты. Туктарга җыенмадылар да.
Динар, аларга соңгы өмет белән карап:
Булды, егетләр, булды... җиргә яткан кешене кыйнамыйлар, – диеп карады. Ул башын куллары белән каплап, сакларга тырышты. Әмма типкәләүләр көчле иде шул.
Берсе шунда:
Син лежащий түгел, син – труп! – диде.
Азат белән Серый алардан котыла алдылар. Ул төнне нәрсә булганын алар аңлап та бетермәде. Куркуга салышып качканнары гына истә. Икенче көнне алар Динарга шалтыратып карады, әмма аның телефон сүнгән иде. Икенче көнгә очрашкан җиргә барып карадылар, әмма анда Динар юк иде. Кайда ул, аның белән нәрсә булган икәнен алар күз алдына да китерә алмады.
Бөтен районны аякка бастырдылар. Тотынды тикшерүләр, эзләүләр, сораштырулар. Динарның әти-әнисе зур кайгыга батты. Исән генә табылсын иде, дип теләделәр.
Азат белән Сергей бай егет янына килеп карады. Ленар аларга бер сүз дә әйтмәде.
Мин аны күрмәдем. Кем соң ул Динар? Мин, Азат, сине генә беләм, – дип, берни булмагандай, башын җүләргә салды.
Егетләр аңа каршы гаризалар да язды. Ул төнне нәрсә булганны сөйләделәр. Әмма прокуратурада «нет тела – нет дела» принцибы буенча эшләделәр.
Динарның шул хәлдән соң югалды. Аның хәтта мәетен дә тапмадылар. Бер айдан соң да, өч елдан соң да. Ул хәбәрсез югалган дип саналды.
Егетләр ул төнне аны үзен генә ташлап калдырганнарына гомер буе үкенде.