Идеаль шартларда һәм ай булмаганда, төнлә күктә 6000 чамасы күк җисеме күрергә була. Нигездә, безгә күренгәннәре – йолдызлар һәм бик аз өлеше генә планеталар. Әмма төнге күктә планеталарны йолдызлардан ничек аерырга соң? Моның берничә ысулы бар.
Беренчедән, барлык планеталар да Җир белән бер яссылыкта Кояш тирәли әйләнә. Әгәр моңа җирдән карасаң, Кояш эклиптика буенча хәрәкәтләнә – ул ел дәвамында шушы шартлы туры буенча әйләнә. Бу эклиптикада 13 йолдызлык урнашкан, алар йолдызнамә буенча да билгеле, шуңа күрә аларның атамасын һәр кеше диярлек белә. Планеталарның бер яссылыкта хәрәкәт итүен исәпкә алсак, Җирдән күзәтүче ягыннан алар эклиптика өлешендә хәрәкәт итә һәм зодиак йолдызлыкларында урнаша. Шуңа күрә, төнлә планеталар табарга теләсәгез, төп йолдызлыкларның нинди икәнен өйрәнегез һәм планеталарны шулардан эзләгез. Кайсы планета кайсы йолдызлыкта икәнен Интернеттан белешергә була.
Әйтик, хәзерге вакытта Чулпан – Венера планетасы Кызлар йолдызлыгында.
Киләсе алымны әллә ни нәтиҗәле дип әйтеп булмый, шулай да аны да телгә алырга кирәк. Йолдызлар, безнең системадагы планеталарга караганда, миллиард тапкыр күбрәк ераклыкта урнашкан, шуңа күрә төнге күктә аларның хәрәкәте сизелми. Без төнлә йолдызларга караганда, төнге күк үзе хәрәкәт итә, әмма чынында бу – Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе. Әмма бер атна дәвамында күзәткәндә, йолдызлар башка җисемнәргә карата үз халәтен үзгәртми, ә планеталар үзгәртә, һәм алар шуның белән башкалардан аерылып та тора.
Йолдызларның иң төп һәм мөһим аермасы – аларның җемелдәп торуы, ягъни алар бик аз вакытка гына, секундка гына бер урында караңгыланып, ә икенче урында яктырып ала. Ә планеталар алай түгел. Ни өчен? Барысы да ераклыкка бәйле: йолдыздан безгә кадәр килгән нур яктысы күпкә азрак мәйданны били, ә планетаныкында ул күбрәк. Нур атмосфера аша узганда сына һәм үзенең беренчел юнәлешен боза. Шуңа күрә йолдызлар, безнең атмосфераның бертөрле генә булмавы аркасында, яктылыкларын гел үзгәртеп тора, гәрчә, кайбер төрләреннән тыш, алар үзләре тотрыклы булып санала.
Ә планеталарда исә, хәтта атмосфера күзгә күренми торган нур агымын сындырса да, ул башка нурлар белән компенсацияләнә. Телескопта планетага карасак, без төгәл диск күрәбез, һәм дискның һәр ноктасы яктылыкны кире кага, ә йолдыз телескопта нокта булып яки бик вак нокталар җыелмасы булып кала.
Айдан кала, төнге күктә иң якты җисемнең берсе Венера – Чулпан, Зөһрә йолдыз. Гадәттә, ул ачык ак төстә яна һәм күктә беренче «йолдыз» булып калка. Яктылык буенча Венерадан соң Юпитер килә, кайвакытта, Җиргә якынайганда, Марс та якты булып күренә. Соңгы ике елда Юпитер тирәсендә Сатурнны да күзәтергә була, ул шундый ук кыяфәттә, әмма бераз тоныграк. Димәк, һава торышы яхшы булганда, махсус җиһазларсыз да планеталарны күрергә мөмкин.
Меркурий көннең беренче яртысында күкнең көнчыгыш өлешендә була, әмма, Кояшка якын булу сәбәпле, аны күрү кыен.
Меркурий – күктә пәйда булган беренче йолдызлардан. Ул Кояш батканда һәм калыкканда беренче булып күренә. Аны күзәтү өчен иң яхшы вакыт – январьдан апрельгә кадәр. Меркурий ак нокта булып яна, кичен алсу булырга мөмкин.
Венера Кояшка якынрак. Ул – Кояш батуга ук пәйда була торган беренче йолдыз. Ул әкрен генә хәрәкәтләнеп, Кояш артыннан байый. Кояш әле чыкканчы, ул шулай ук калка. Шуңа да аны «таң йолдызы Чулпан» дип атыйлар.
Марс иртән иртүк яхшы күренә. Яктылыгы буенча ул Венера кадәр үк. Кичен һәм иртән ул «кызыл йолдыз» булып тора, төнлә сары төстә. Марсны табуның иң яхшы ысулы – компас куллану. Кайсы якта көнчыгыш, кайда көньяк икәнен билгеләгез. Шушы ике як арасында иң якты йолдыз Марс булачак. Марс күктә төн буе күренә. Ул Җиргә караганда да Кояштан ераграк урнашкан. Кич күктә, Кояш булган урында кызыл йолдыз күрсәң, һәм ул җем-җем итеп янып тормаса, бу – Марс. Марс – «үз төсе» булган бердәнбер планета.
Юпитер планетасы Марс кебек үк якты яна. Ул көндез Кояш узган юлдан ук уза.
Сатурн Юпитер кадәр үк якты янмый. Ә аның мәшһүр «боҗраларын» телескоптан гына күреп була.