Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төнге күбәләк»нең ире клиент кыланмышларын ошатмаган

news_top_970_100
«Төнге күбәләк»нең ире клиент кыланмышларын ошатмаган
Пиксабей

Мәскәүдә бер ир-ат 19 яшьлек «төнге күбәләк» белән төн үткәргән. Бу кызның рәсми никахсыз яши торган егете булган. Егет заказ буенча барган хатыны белән теге ир-ат арасында булган җенси мөнәсәбәттән канәгать калмаган һәм полициягә гариза язган. Ул үзенең хатынын теге ир көчләде, дип гаепләгән. «База» «Телеграм» каналы шул турыда яза.

19 яшьлек Еленаның (исеме үзгәртелгән) егете финанс яктан кыен хәлдә калган һәм банкротлык процедурасын үтә. Матди хәлләрен яхшырту максатыннан, алар интим-хезмәтләр сайтына анкета урнаштырган. 3 ай дәвамында Елена клиентлар белән очрашып йөргән, кайвакыт очрашуларга ире белән дә барган.

Үзенең соңгы визиты өчен Елена 44 яшьлек клиенттан 30 мең сум сораган. Соңрак, ире рөхсәте белән, ул аның янында төнгә кала, моның өчен тагын 40 мең ала. Иртән хатын-кыз өенә кайтып китә, ләкин бераздан ул клиентына алар арасында булган аналь секс аркасында иренең ачуы чыкканын әйтә. Аннары Елена заказчы белән язышуны туктата, сайттан анкетасын бетерә һәм көчләүдә гаепләп гариза бирә.

10 августта полиция хезмәткәрләре ир-аттан сорау алган. Ул очрашу фактын, якынлык кылу төрен һәм аның өчен түләвен раслаган, барысы да хатын-кыз ризалыгы белән булуын әйткән. Хәзер Эчке эшләр министрлыгында бу үзенчәлекле тарихны тикшерәләр. Еленага фахишәлек белән шөгыльләнү буенча административ протокол төзегәннәр. Аңа 2000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100