news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнге клубның түбәсе ишелеп, 98 кеше һәлак булган

news_top

Доминикан Республикасындагы төнге клубта түбә ишелү нәтиҗәсендә 98 кеше һәлак булган. Бу хакта илнең Гадәттән тыш хәлләр буенча үзәк директоры Хуан Мануэль Мендес хәбәр итәкн.

РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, фаҗига дүшәмбегә каршы төндә Санто-Домингода Бәйсезлек проспектында халык белән тулган «Jet Set» клубында була. Коткаручылар җимерекләр астында калган кешеләрне эзләү эшләрен дәвам итә, алар арасында исән калганнарны табарга өметләнәләр.

Президент Луис Абинадер, булган фаҗига белән бәйле рәвештә, 3 көнлек милли матәм игълан иткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Рәсәйдән дә кешеләр булды микән? Гел кайгысыз торырга язмаган инде безгә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар