news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнге гадәттән тыш хәл: Чаллыда 90 яшьлек бабай курьерга 1,7 млн сум акча тапшырган

news_top

Төнлә белән Чаллыда яшәүче 90 яшьлек бабайның өй телефонына билгесез кеше шалтыраткан. Ул өлкән яшьтәге ир-атка «саклык акчаларын җинаятьчеләр исәбенә күчерергә тырышалар» дигән хәбәр җиткергән.

Бабай төнлә курьерга 1,7 млн сумнан артык акча тапшырган. Курьер шулай ук җинаятьчеләр схемасында катнашкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Россия җинаять кодексының 159 нчы («Мошенниклык») маддәсенең 4 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Эш Чаллы прокуратурасы контролендә, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар