Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

news_top_970_100
Төнге авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Фото: https://t.me/sarprok, Саратов өлкәсе прокуратурасы

Саратов өлкәсенең Петровский районында юл һәлакәтендә 3 машина бәрелешкән һәм берничә кеше үлгән, дип хәбәр ителә Саратов өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында.

Якынча белешмә буенча, 7 мартта «Нижний Новгород – Саратов» трассасында Тарумовка һәм Озерки авыллары арасында «Лада Гранта» автомобиле, «Toyota Alphard» һәм «Toyota Estima» минивэннары бәрелешә. Авариядә зыян күрүчеләр арасында чит ил гражданнары бар. Аларны медицина учреждениесенә илткәннәр.

Урынга Петровский районара прокуроры вазифаларын башкаручы Ильяс Якупов барган. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

РИА Новости Саратов өлкәсе буенча ЮХИДИга сылтама белән хәбәр иткәнчә, фаҗигада 3 кеше үлгән, 5 кеше имгәнгән. Үлүчеләр «Лада Гранта» машинасын йөртүче, салондагы ике пассажир – хатын-кыз һәм ир-ат, диелә бу хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/sarprok

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100