Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге авариядә җиңел машина ике фурага бәрелгән, өч бала һәм бер ир-ат үлгән

news_top_970_100
Төнге авариядә җиңел машина ике фурага бәрелгән, өч бала һәм бер ир-ат үлгән
фото: https://t.me/VOLG_34MVD/2232

Волгоград өлкәсендә авариядә 3 бала һәм 1 өлкән кеше һәлак булган. Бу турыда РИА Новости Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе Телеграм-каналында язылганча, 18 августка каршы төндә җиңел автомобиль һәм ике йөк машинасы Р-22 трассасында бәрелешә.

«Хендэ» машинасы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «Ман» фурасына, аннары «Вольво» йөк машинасына бәрелә. «Ман» фурасы белән 54 яшьлек ир-ат, «Вольво» белән 62 яшьлек ир-ат идарә итә.

Фаҗигадә «Хендэ» машинасында бара торган 14 яшьлек малай, 11 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай, 44 яшьлек машина йөртүче һәлак була. Шушы машина салонындагы 36 яшьлек пассажир хатын имгәнә, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, «Хендэ» машинасында бер гаилә кешеләре була. Исән калган хатынның ире һәм 3 баласы үлгән. Алар Санкт-Петербургта яшәгән. Хатынның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, аның хәле авыр, дип бәяләнә.

Фура йөртүчеләргә медицина ярдәме кирәк булмаган.

«Михайловский районында 4 кеше, шул исәптән балигъ булмаган 3 бала үлгән авария факты буенча җинаять эшен тикшерүне Волгоград өлкәсе прокуратурасы контрольгә алды», – дигәннәр өлкә прокуратурасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100