Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнгә каршы нинди ризыклар ашарга ярамый?

news_top_970_100
Төнгә каршы нинди ризыклар ашарга ярамый?
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Кичке ашка кызыл ит, күгәрекле сыр һәм җиләк-җимешләр ашау йокыны бозарга мөмкин. Бу хакта психотерапевт, эндокринолог һәм нутрициолог Татьяна Мазулевскаяга сылтама белән «Доктор 24» сайты яза.

Бозау, дуңгыз һәм бәрән итен эшкәртү өчен организмга күп көч таләп ителә. Шуңа күрә кичке ашка кызыл ит ашаганнан соң кешегә ял итү һәм йокыга китү авыр була.

«Ризык эшкәртелгәндә кортизол, ягъни, стресс гормоны күп бүленеп чыга, һәм организм бик арый. Кызыл итне йокларга 4 сәгать кала ашау яхшырак», – дип аңлаткан табиб.

Моннан тыш, кичке ашка җиләк-җимешләр дә ашарга ярамый, чөнки аларны ашаганнан соң эчкә газ җыела, аннан эч күбә. Бу да төнлә организмга тулысынча ял итәргә ирек бирми. Табиб сүзләренчә, төнгә каршы сөт ризыклары ашау яхшы, әмма күгәрекле сыр ашарга ярамый. Мондый сырда тирамин матдәсе була, ул йокысызлык китереп чыгара, дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100