news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Төнебез борчулы булды»: Данир Сабировның кызын концерттан соң хастаханәгә алып киткәннәр

news_top

Популяр татар артисты Данир Сабировның кызы Мәрьямне, җырчының Казандагы концертыннан соң, хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта Данир Сабировның тормыш иптәше, блогер Миләүшә Сабирова үзенең сәхифәсендә язды.

Быел Мәрьям әтисенең төркемендә биюче булып эшли. Миләүшә Сабирова сүзләренчә, кызлары әле концерт башланганчы ук эче авыртуга зарланган, шуңа да карамастан, концертны эшләп чыккан.

Мәрьям хәлен түзәрлек диде һәм концертта бииячәген әйтте. Кызыбыз хәзер – безнең төркемдәге дүртенче биюче. Ул безгә берни дә сиздермәскә тырышты, ахыргача түзде. Ләкин өйгә кайтып керүгә хәле тагын да начарланды. Данир шунда ук: «Сукыр эчәге булырга мөмкин», – дип, «ашыгыч ярдәм» чакыртты. Чөнки аның үзенең дә моның аша узганы бар. «Ашыгыч ярдәм» килеп карагач, безне ДРКБга алып киттеләр», – ди Миләүшә.

Блогер сүзләренчә, Мәрьямне хирург караган, анализлар тапшырганнар.

Табиблар куркырлык берни дә юк дип әйтте. Дарулар язып биреп, өйгә кайтарып җибәрделәр. Хәле тагын да начарланса, хастаханәгә килергә куштылар.

Безнең төнебез менә шундый борчулы булды. Аллаһка шөкер, начар хәбәрләр юк. Балаларыгызны саклагыз. Алар да, без дә сәламәт булыйк, – дип сөйли бу хакта Миләүшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар