news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төне буе юыну бүлмәсендә аңсыз яткан: Татарстанда 88 яшьлек әбине коткарганнар

news_top

Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан йортта 88 яшьлек әбинең хәле начарайган – юыну бүлмәсенә кергәч, аның аяклары тотмый башлаган. Әби егылып, төне буе аңсыз яткан. Аңына килгәч, ваннага сугып, ярдәмгә чакыра башлаган, дип яза «Татар-информ».

Аны күршеләре ишетеп ала һәм 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына шалтыратканнар.

62 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре урынга килеп җиткән. Фатир икенче катта урнашкан булган. Коткаручылар, балконга баскыч куеп, тәрәзә аша кергәннәр. Алар әбигә ярдәм күрсәткән һәм аны медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 гыйнвар 2026
    Исемсез
    88 яшьтә күршеләргә генә ышанып ятасы түгел инде. Балалары булмаса, туганнарның берсе әбине тәрбиягә алсын. Без, татарлар, бигүк кеше җанлы халык түгел түгелен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар