Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Сәйфетдиаров телефонда «утыручы» бала һәм аны ачуланучы ана турында видео төшергән

news_top_970_100
Руслан Сәйфетдиаров телефонда «утыручы» бала һәм аны ачуланучы ана турында видео төшергән
Руслан Сәйфетдиаровның социаль челтәрдәге битеннән

Уфада һәм Казанда төрле мәҗлесләр алып баручы Руслан Сәйфетдиаров тормышчан видеолар төшерә һәм алар белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Видеоларда аның әнисе дә катнаша, ул – ролен бик яхшы башкаручы чын татар апасы.

Чираттагы видеоны караучылар анда үзләрен «таныган», чөнки һәр гаиләдә диярлек төне буе телефонда утыручы бала һәм аның йоклаганын көтеп ятучы ана бар.

«Мунча кердек, чәй эчтек, йокларга ятабыз барыбыз да. Тының-тавышың да чыкмасын, малай. Аңладыңмы?» – ди ана кеше. 

Шул арада ана кеше тавыш ишетеп, яткан җиреннән торып, улы бүлмәсенә керә.

«Малай, әйткәнне аңламыймы соң? Ник акыртасың аны бөтен өйгә? Тавышын яп! Ят йокларга! Көне буе шушы телефонда. Берәр файда булса иде шуннан. Төнгә калдырма розеткада, яшен чыкса, сугып үтерә», – ди ул.

«Ярар, хәзер ятам, карап бетерәм дә», – ди малай.

«Бетмәс футболыгыз, төне буе бара. Ят тиз бул. Иртән торасың була. Бер генә эндәшәм, тормасаң, үзеңә үпкәлә», –ди ана.

«Карале син аны! Чакырганда ашамыйлар да, төне буена йөриләр суыткыч яныннан китә алмыйча, убыр урынына. Ят, малай, тиз бул!» – ди ана, суыткыч ачкан тавышны ишетеп.

Аннары ана кеше тавыш тынгач та улы бүлмәсенә керә.

«И минем бәбәем, йоклап киткән бит. Телефонын розеткадан алмаган икән», – ди әни кеше, розеткага үрелеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100