«Төне буе кызлар янында йөргәч...» - Фирдүс Тямаев төркеме белән юлда туктап калган
Җырчы Фирдүс Тямаев күңелсез очракларда да кәефен төшермәве белән язылучыларында соклану хисе уяткан. Мәскәүгә барышлый машиналарының бензины бетеп, җырчының төркеме ярты юлда торып калган. Берәү булса, машина йөртүчесен гаепләр, эттән алып эткә салып сүгәр иде. Тямаев исә бу хәлне көлкегә генә борган.
Дуслар, бүген иртәнге дүрттә чыккан идек Мәскәүгә барырга. Ну шофер шәп минем, шуңа трассада калдык. Нәрсә дип әйтим инде… - ди ул.
Кермәдек бит беренче заправкага, ошамады бит, - дип акланмакчы була йөртүчесе.
Төне буе кызлар янында йөргәч, синдә заправка кайгысы түгел шул. Заправкага барып җитәргә 14 чакрым калган иде бит, 14! Әйдә, җәяү барабыз, ябыгырбыз азрак. 14 чакрым нәрсә инде ул безгә. Әй, юләр, – дип көлгән шоферыннан җырчы.
Ләкин төркемгә трассада озак утырырга туры килмәгән - ярдәмгә җырчының дуслары бик тиз килеп җиткән.
«И, булдыра да инде үзе. Берәү булса, котырыр иде. Безнең Фирдүсебез һәр нәрсәдән ямь таба белә»;
«Баш эшләмәсә, аяк йөри булган инде бу», «Хуҗасы нинди, шоферы да шундый», – дип язганнар видео янында. «Кереп чәй эчеп чыгыгыз», – дип, җырчыны кунакка чакыручылар да бар.