news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Төне буе кая куярга белми интектек» – Рафис Кәлимуллинга гаҗәп бүләк ясаганнар

news_top

Сольный концертында Рафис Кәлимуллинга бик тә гаҗәп бүләк биргәннәр – капчыкка салып, тере тавык алып килгәннәр.

Рафисның сторизларыннан аңлашылганча, әлеге ханым – җырчылар белән теплоходларда концертлар оештыручы. Ул җәйге теплоходларда Рафис белән әнисе Фәүзия ханымның концертлары аеруча җылы узуны билгеләп үтә һәм рәхмәт йөзеннән аларга бүләк белән килүен әйтә. Тик менә бүләге генә шактый үзенчәлекле булып чыга.

«Авыл җирендә тагын нәрсә бар соң инде дип уйладым да, шушы яхшы кешеләргә тавык алып килергә булдым», – ди ул.

Ханым сөйләгән арада Рафис «тере» бүләкне капчыктан тартып чыгарырга да өлгерә. Зал шаулап көлә.

«Мондый бүләк ясаганнары юк иде әле.

Бу тавыкны төне буе кая куярга белми интектек. Бүген исән-сау авылга озаттык», – дип язган җырчы видео янына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар