Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тончыгып үлгәннәр»: Гаражда ике бала һәм аларның әнисенең мәете табылган

news_top_970_100

Саратов шәһәрендә гаражда хатын-кыз һәм аның 3 һәм 7 яшьлек ике кызының мәетләре табылган. Бу хакта төбәк Тикшерү комитетының телеграм-каналында хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.

«Саратов шәһәренең «Жигули» дача төзелеш кооперативындагы гаражларның берсендә автомобиль салонында 3 һәм 7 яшьлек ике кечкенә кыз бала мәете табылды. Шулай ук гаражда, алар янәшәсендә әниләренең мәете табылды», – дип белдерәләр ведомствода.

Чыганак мәгълүматлары буенча, балалар машинада җылынырга теләгән, шунда алар тончыгып үлгән.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урынын тикшереп чыккан, суд экспертизалары билгеләнгән. Балигъ булмаганнарның мәетләрен тикшергәндә, көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган.

Хокук саклаучылар җинаять эше кузгаткан һәм әлеге фаҗиганың барлык шартларын өйрәнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100