Миңа 73 яшь, Биектауда яшим. Төн буе урамда шаулашып чыгалар, машиналардан музыка акырталар. Оныклар куркып уяна. Кемгә мөрәҗәгать итеп карыйк икән? Биектаудан Ринат бабагыз.
Юрист Булат Закиров җавабы:
– Иң элек әлеге проблемага кагылышлы законнарга күз салыйк. ГОСТ Р 52231-2004 стандарты автомобильләрдән чыга торган тавышны 96 децибелдан да артык булырга тиеш түгел дип билгели. Бу очракта двигатель тавышы гына түгел, ә машина салоныннан килә торган һәм сигнализация тавышы турында да сүз бара.
Хәзерге вакытта тавышның рөхсәт ителгән чиге санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм 1.2.3685-21 нормативлары белән дә көйләнә. Бу документ нигезендә, торак йортлар белән турыдан-туры тоташкан территориядә тавышның максималь дәрәҗәсе көндез 55 децибелдан, төнлә (23:00 сәгатьтән 07:00 сәгатькә кадәр) 45 децибелдан артык булмавы билгеләнә. Күрсәтмәләрне бозган өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.4нче маддәсендә билгеләнгән. Гади кешеләр өчен штраф күләме – 500–1000 сум.
Нәрсә эшләргә?
Үзара аңлашуга өметләнеп, шау-шулы машина хуҗасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин бу очракта әйткәләшү, конфликт туу куркынычы бар. Полиция чакыру. Полиция хезмәткәрләре бу очракта законсыз гамәлләрне туктатырга, административ хокук бозу турында беркетмә төзергә тиеш.