Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томск татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе: "Безгә Рөстәм Нургалиевич килде дип, мактанып йөрибез, очрашудан соң тагын да канатланып яши башлыйбыз"

Томск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Морат Хөснетдинов җирле татарларның бүгенге хәле, Томскидагы татар бистәсе язмышы турында сөйләде һәм татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Томск татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе: "Безгә Рөстәм Нургалиевич килде дип, мактанып йөрибез, очрашудан соң тагын да канатланып яши башлыйбыз"

Морат Хөснетдинов Себердә туып үскән. Томскидагы татар иҗтимагый оешмасын 1996 елдан бирле җитәкли.

- 1996 елны без “Туган ил” дип аталган иҗтимагый оешма төзедек. Аңа кадәр, 1993 елдан бирле, кечкенә җәмгыять төзегән идек инде. Иҗтимагый оешма төзүгә ихтыяҗ халык белән эшли, чаралар уздыра башлагач туды. Мин гел әйтә идем: аста мәдәният, өстә хакимият, ә араларында ниндидер нейтраль оешма булуы да кирәк. Чөнки бездә татар үзәге бар, ул дәүләт оешмасы. Һәм кайвакыт, үзегез беләсез, ул хакимияткә ничек кирәк, шулай эшли. Ә кайчакта бераз тәнкыйть тә кирәк бит.

"Безгә Рөстәм Нургалиевич килеп йөри"

- Халык белән эшләдек дип әйтәсез. Бу эшләр ничек башкарылды? Һәм төрле этапларның аермасы турында сорыйсы килә: мәсәлән, 90 нче елларда, 2000 нче еллар башында, 2010 елларда һәм хәзер халык белән эшләүнең аермасы бармы?

- 90 нче елларда безгә бер туп-тулы савыт демократия бирделәр. Безнең шәһәрдә, мәсәлән, ике мәчетне кайтарып бирделәр. Аннан татарларга җыелырга үзәк бирделәр. Сезгә нәрсә кирәк, алыгыз, эшләгез, диделәр. Шуннан без бәйрәмнәрне бергә үткәрә башладык. Сабантуй ул вакытта инде кайбер җирләрдә үтә иде. Ә без Корбан. Ураза бәйрәмнәрен бергә үткәрә башладык. Без ул вакытта Казанны ишетеп кенә белә идек әле, Казан белән эшләми идек. Аннан әкренләп эш башланды, татар конгрессы оешты.

Безнең үзәктә беренче вакытта халык әзрәк йөри иде, аннан соң күбәя башлады. Бик көчле стартны 2014 елда бездә үткән Федераль Сабантуй бирде. Шуннан соң халык татар үзәгенә йөри башлады. Сабантуйдан соң шундый кабынып киттеләр, балаларын да китерәләр. 

- Димәк, Сабантуй татарларны берләштерә дип әйтәсегез килә?

- Безнең Сабантуйларга Казан килә. Без бөтендөнья татар конгрессына шалтыратабыз да, алар, бәйрәм булса, безгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Себер татарлары Татарстан артистларын бик ярата. Әгәр афишада Казан артистлары килә дип язсаң, балга җыелган бал кортлары кебек киләләр. Концертлардан соң чәйләп утырабыз, бик күңелле итеп аралашабыз. Берәү дә ашарга дип килми, әлбәттә, без татарның чәй традициясен дәвам итәбез. 

Татарстан президенты да инде ничә мәртәбә безгә килде һәм безнең татар үзәгендә булды. Томск өлкәсенең себер халыклары ассамблеясендә 30лап төрле милләт вәкилләреннән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бар. Алар безгә: “Сезгә татарларга җиңел”, диләр. Мин әйтәм, нәрсә җиңел? Сез монда да, Себердә дә дус, әле тагын Татарстаныгыз бар, диләр. Чыннан да, тагын кемнең башлыгы килеп, бергә утырып, конференция үткәреп, концертта сәхнәгә чыгып, яхшы сүзләр әйтә? Ә безгә Рөстәм Нургалиевич килә. Без, әлбәттә, аның белән мактанып йөрибез. Аңардан соң тагын да канатланып яши башлыйбыз.

"Татар үзәгенә хакимият акча түләп, барлык чыгымнарны каплап тора"

- Бүгенге көндә сезнең автономия чараларына, татар милли-мәдәни үзәге чараларына, актив йөрүче кешеләр ничәү?

- Беләсезме, мин гел әйтәм: бүген килделәр, ул кешеләр монда һәм алар анда йөриләр. Татар үзәгенә кешеләр аяк белән йөрми, алар йөрәге белән йөри. Алар бик әз, ләкин алардан файда шундый зур! Бер илле кеше бардыр. Бездә бит килеп утырып киңәш кенә бирәсе түгел. Әйтик, ниндидер бәйрәм үткәрәм дисәң, матди ярдәм кирәк, булышырга да кирәк, халыкны да чакырырга кирәк, чәйләр әзерләргә, ашатырга кирәк, ниндидер бүләкләр ясарга кирәк. 

Яшьләр дә бар. Яшьләр алар утка очкан күбәләкләр кебек. Алар үзәккә кайвакыт бик күп булып киләләр. Шәһәребез бит студентлар шәһәре, башка шәһәрләрдән җыелган татар студентлары безгә килә. Кайвакыт иллешәр җыелышалар, матур бәйрәмнәр үткәрәләр, аннан соң югалып китәләр. Кызлар кияүгә чыгып китәләр, егетләр өйләнеп чыгып китәләр. Тормыш коргач, аларның вакытлары булмый, эшләре белән бүтән калаларга китеп баралар. Мәсәлән, кайбер актив яшьләр Бурятиягә, Новосибирскига күченеп киттеләр. Нишлим соң? Минем үземнең кызым да Иркутскида торып ята, анда балалар үстерә. Нишлисең инде, шундый тормыш. 

Үзәгебез бик зур бинада, Кәрим бай сараенда урнашкан. Бүген монда керегез, иртәгә кермәгез дип беркем әйтми. Хакимият булышып, акча түләп тора, коммуналь хезмәтләрне каплап тора. Керегез, телегезне өйрәнегез, җыелышыгыз дип юл бирә. Һәм беркем дә, нигә сез монда дип, кереп сорамый. Бернинди эзәрлекләү юк. Бүген оҗмах дип әйтергә була шул ягын.

- Сезгә килеп йөргән яшьләрнең туган телләрен, белү дәрәҗәсе нинди? Алар үзара татарча аралашамы, русчамы?

- Яшьләрнең кайберләре татарча сөйләшә белми. Ләкин алар җыелышалар да, беренче сүзләре – без татарлар. Алар аннан оялмый. Мин үзем, мәктәптә укыганда, дөресен әйтим, ояла идем. Татарча сөйләшсәң, безне кемдер мыскыл итә иде, котырталар иде. Шуңа ояла идек. Ә бүген татарча сөйлим, оялмыйм. Минем бәләкәй кызыма 12 яшь, мин аңа: “Кызым, оялма. Син татар. Син сүзен белмәсәң дә, башыңны күтәреп йөр. Без татар”, - дим.

- Үзәктә үткән татар теле дәресләре турында сорыйсы килә. Дәресләргә ничә кеше йөри, кемнәр укыта, укытучыларыгыз бармы?

- Бар, укытучыбыз - Елена Шәүкәтовна Сафиуллина. Дәресләргә бер ун кеше йөри. Яшьләр дә бар. Мин ышанам, алдагы көннәрдә күбрәк халык булыр. 

- Телләр укыту турындагы законга, мәгариф турындагы законга үзгәрешләр керде. Шуның нәтиҗәсендә татар теле дәресләре туган тел дәресләре дип үзгәртелде һәм аларның саны кимеде. Шул ук вакытта стандартларга үзгәрешләр кертү чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә мөмкинлекләр ачты: хәзер алар, гариза язып, татар телен укыйсым килә дип даулый ала. Һәм аңа, закон нигезендә, татар телен укытырга тиешләр. Томскида татар телен укый торган төркемнәр тупландымы? Сез хәбәрдармы моннан?

- Бернинди проблемаларсыз балаларны оештырырга була дип уйлыйм.

- Әлегә андый класс тупланмады, шулаймы?

- Юк. Әлегә татар теленә өйрәтү татар үзәгендә генә бар. 

- Томски татарларына бүген милли үсештә кем ярдәм итә, финанс яктан кем булыша? Үзегез арасында байлар бармы. Хәзер Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та "ак байлар" идеясен алга сөрә, ягъни хәлле эшмәкәрләр милләткә ярдәм итәргә тиешләр ди. 

- Бар, булышалар. Авылларда мәчетләр салалар, авылларга булышалар. Бездә бер егерме шундый кеше бар, ирләр, эшмәкәрләр. Ниндидер бәйрәм булса, без аларны җыеп сөйлибез, сметасын күрсәтәбез. 

Безнең шәһәрдә татар үзәге урнашкан сәүдәгәр Хәмитов йорты бар. Мин шәһәр думасы башлыгы белән Хәмитовка шәһәрнең мактаулы гражданин исемен бирү турында сөйләштем. Ул мәчет салган, булышкан, аның өе хәзер татарлар йорты булып тора, дидем. Ә хәзер без аны кертә алмыйбыз ди, чөнки аны үзе исән вакытта кертергә кирәк булган. Бәлки документлар әзерләргә кирәктер, ул мактаулы гражданин булырга лаек түгелме әллә? 

- Ә татар конгрессыннан ярдәм бармы?

- Татар конгрессыннан, Рөстәм Нургалиевичтән ярдәм түгел, бик зур ярдәм дип әйтергә кирәк. Конгресстан башка күп эшләрне үткәрмәс тә идек, дип әйтергә була. Берәр нәрсә кирәк булса, хәзер телефонны алам да, яки Ринат Зиннуровичка (Закиров - авт), яки Марс Рифкатовичка (Закировның урынбасары - авт) шалтыратам. Алар да монда активистлар барлыгын белеп торалар. Яткан ташы астыннан су акмый. Үзебезнең яктан да эш бара. 

Татар халкы үсеше стратегиясе Томск татарларына кирәк

- Тагын бер сорау: күптән түгел Васил Шәйхразиев Томскига килеп татар халкының үсеш стратегиясе эскизларын күрсәтте. Хәзер шундый зур эш бара татар дөньясында, анда барыбыз да катнаша, барыбызның да тәкъдимнәре кабул ителә. Сезнең бу стратегиягә нинди дә булса тәкъдимегез бармы? 

- Киңәш бирергә кирәкми, кирәк - көрәк алдың да, бар эшлә. Монда эшләргә кирәк, булышырга кирәк, хәлеңнән нәрсә килә, шуны бирергә кирәк. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу бар. Бүген нәзек тәннәр модада, барыбыз да ябыгабыз, матурланабыз дип тырышабыз. Бу модага керде. Менә безнең телебезгә, традицияләргә дә ниндидер мода булырга тиеш. Яшьләрне өйрәтергә иде, чөнки картаеп беткәч соң була, “Эх, тегене эшләмәдем, моны эшләмәдем. Күп ашадым, тарттым, эчтем” дип үкенәсең. Хәзер кызыма утыз яшь, ул әйтә: “Син мине татарча өйрәтмәдең”, ди. Мин әйтәм, тукта, мин сине өйрәтмәдем, әмма кызың, малаең бар бит, ичмасам аларны өйрәтик. Милли бәйрәмнәр булганда аларга мәгънәләрен аңлатып тор дип әйтәм.

Васил Шәйхразиев Томскига килде, халык белән күреште, ике сәгать аралашты. “Сездә халык тәртипле, утыралар”, диде соңыннан. Күрәсең, халыкка бу кирәк иде. Аның чыгышы ике сәгать тирәсе булды, аннан концерт барды, барысы бергә дүрт сәгатькә сузылды. Беркем дә торып чыгып китмәде. Берсе дә концертны көтмәде, аның сүзен тыңладылар. Бөтенебезнең иртәгә безне нәрсә көтәсен беләсе килә. 

- Томскидагы татар бистәсе турында сорыйсы килә. Бүген аның язмышы нинди? Чөнки аны җимереп, агач өйләрне сүтеп, Томскида яңа микрорайон төземәкчеләр иде. Бүгенге көндә ни хәлдә?

- Мин үзем анда күчтем, дүрт ел инде шуның бер урамында торып ятам. 70 нче елларда, хәтта 80 нче елларда төшәсең шул бистәгә, урамнардан барасың, анда күпчелек агач өйләр һәм татар сүзе, татар теле. Бүген дә анда татарлар байтак. Ике мәчет - Ак мәчет һәм Кызыл мәчет - шул районда тора. Шуңа хәзер анда татарлар гына түгел, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар да яши. Бистәне хәзер төзекләндерәләр. Иң мөһиме, закон чыгару думасында йортларның биеклегенә чикләүләр кертелде. Анда төп урам Татар урамы иде. Анда йөз ел элек закон кабул ителгән булган: йортлар ике каттан да тәбәнәк булмаска тиеш, ягъни анда бөтен урамда ике катлы йортлар тора иде. Алар хәзер дә торалар. 

2013 елда килгәндә Ринат Зиннурович (Закиров - авт) өлкә администрациясендә киңәшмә булганда, әйтте: “Сез бүген анда шундый биек йортлар саласыз. Вакыты җиткәч, Россиядә татарларның шундый җире аз булган өчен буыннар үкенәчәк", - диде. Хакимиятнең саклап калу теләге бар, алар акрынлап кайсы реставрация үткәрәләр. Бүген өлкә анда туристик маршрут ясау мөмкинлеген карый. Ләкин, үзегез беләсез, моның өчен төзекләндерергә, өйләрне сырларга, матурларга кирәк. Берничә өйне шулай ясадылар да, күзне алып булмый, шундый матур. 

Кыскасы, анда микрорайон салырга рөхсәт бирелмәде. Киресенчә, хакимият каршы барды. Саклап булыр дигән сүз инде бу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100