Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томография ясаганда югалган әбине алты сәгать эзләгәннәр

70 яшьлек хатын-кызны рентген кабинетында бикләп калдырганнар.

news_top_970_100
Томография ясаганда югалган әбине алты сәгать эзләгәннәр
Рамил Гали

Болгариядәге хастаханәләрнең берсендә 70 яшьлек хатынны томографта тикшерәләр. Шул чакта табиблар бу әбине югалта һәм алты сәгать эзләгәч кенә табалар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызы сүзләренчә, әби Павликени шәһәрендә хастаханәгә китә. Ул үпкә авыруын табибларга күрсәтергә җыена. Шуннан соң авыру хатын югала, аның кызы борчыла башлый һәм анасын эзләргә бара.

Әби югалгач, табиблар да аптырап кала. Шуннан соң туганнары да, табиблар да полициягә мөрәҗәгать итә. Алар пациент югалуын сөйли. Әбигә диагноз куйганнар да, ул курыккан һәм хастаханәдән чыгып китеп югалган, дип фаразлыйлар.

Тик алты сәгать узгач әби табыла — ул томограф куелган рентген кабинетында бикләнеп калган. Коридорда аяк тавышларын ишеткәч, ишек астында ут янганын күргәч, әби кычкыра һәм ярдәмгә чакыра башлый.

Табиблар сүзләренчә, томограф янында шулай озак утырып тору әбигә зыянлы түгел. Чөнки аппарат сүндерелгән. Хастаханә җитәкчелеге исә әбине кабул иткән лаборантны эштән җибәрү турында уйлый. 

Хәзер бу әбине София шәһәренә дәваланырга җибәргәннәр, ул терелә башлаган инде. Аның туганнары Павликени хастаханәсен судка бирергә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100