Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Томау - гадәти күренеш дип уйлаучылар нык ялгыша". Дәваланмаган авыру инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин

Безнең халык һәр төрле авыруны аяк өстендә генә үткәреп җибәрергә ярата. Баш авыртса – дару каба, йөрәк авыртса – сыекча эчә. Ә томауны инде авыруга да санамый. Янәсе, “Салкында була инде ул, үзе бетә ул”. Баксаң, томау төшүгә бармак аша гына карарга ярамый икән. Лор табиблары әйтүенчә, вакытында дәваланмаган томау ишетүдән мәхрүм булудан башлап, инфарктка кадәр җиткерергә мөмкин.

news_top_970_100
"Томау - гадәти күренеш дип уйлаучылар нык ялгыша". Дәваланмаган авыру инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин

Лор органнарына бәйле башка авырулар турында, “Татар-информ”га РКБ, ДРКБ һәм Казанның 18нче шәһәр хастаханәсе табиблары сөйләде.

- Бүгенге көндә аденоидлар турында еш ишетергә туры килә. Табибга барсаң, ул аны кичекмәстән алдырырга куша. Чынлыкта аденоидларга операция ясатырга кирәкме?

ДРКБның лор бүлеге башлыгы Елена Лучкина: - Аденоид-тонзиллит патологиясе барлык лор органнары авырулары арасында югары процентны били. Элек аденоидлы балаларга ДРКБда гына операция ясалса, хәзер төрле түләүле клиникаларда да бу төр операциягә алыналар. Аденоид сүзе халык арасында киң кулланылышта, шуңа күрә ул күпләрне хафага сала, куркыта. Ә ул – уртача статистикага ия патология. 

Аны ничек дәвалауны табиб индивидуаль хәл итә, барлык балаларның да аденоидларын операция юлы белән алырга дигән сүз түгел бу. Чөнки аденоид ул организм өчен файдасыз орган түгел, киресенчә, ул инфекция белән беренче булып очраша һәм аңа җавап бирә, бу – нормаль күренеш. Шуңа күрә аденоидка операция ясатырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Ул балаларда сулыш алуга кыенлык тудырса да, иң элек аны дәвалау юлларын карарга кирәк.

- Халык арасында шундый сүз бар. Янәсе, томауны дәвалый башласаң, ул 7 көндә чигенә. Дәваламасаң, бер атнада. Томауны дәваларга кирәкме? Ул чыннан да 7 көндә бетәме?

Казан шәһәренең 18нче хастаханәсе табиб-оториноларингологы Ләйсән Азизова: - Борын һәм борын тирәсе куыклары ялкынсынуы, без аны синусит дип атыйбыз, теләсә нинди инфекция тәэсирендә баш калкыта. Әйтик, ул бактериль вирус инфекциясе булырга мөмкин. Грипп вирусы борын өслеге һәм борын куышлыкларында ялкынсыну китереп чыгара дип санала. Әмма теләсә нинди томау 7 көндә үтә дип әйтү бик үк дөрес түгел. Чыннан да, бу вакытта дәвалау кирәк. Борынны диңгез суы эремәсе белән юу, гомум ныгытучы дәвалау курсы таләп ителә. 

Әгәр бу этапка кул селтәп, авыруның башлангыч чорында организмга ярдәм итмәсәк, катлаулыкларга юлыгуыбыз бар. Томау үлекле синуситка әйләнә. Әгәр инде авыручының моңа кадәр хроник чире булса, бу хроник патология азуга китерә. Әйтик, хроник риносинусит, хроник тонзиллит баш калкыта.

РКБның отоларингология бүлеге башлыгы Марат Гыйләлев:

- “Вируслы инфекцияне дәваламасаң да була” дигән фикер бар. Әмма йогышлы авырулар табиблары үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, чынлыкта барлык вируслар, шул исәптән грипп вируслары да, кан тамыры стеналарына тәэсир итә. Бу - борын, йоткылык системасы кан тамыры стеналарына гына түгел, организмның барлык кан тамыры стеналарына йогынты ясый дигән сүз. Вирус инфекциясе кичергәннән соң, канда ул 40 көнгә кадәр саклана. Аннан соң кан тамыры-йөрәк авырулары – инсульт, инфарктка китерергә мөмкин. Шуңа күрә томау ул – баналь күренеш, аңа түзәргә, болай гына үткәреп җибәрергә була дип уйлаучылар нык ялгыша. Бигрәк та балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр әлеге авыруларга якын булган төркем (риск зур булган) санала.

- Казанның өч хастаханәсендә генә лор бүлеге бар. Ә районнарда хәлләр ничек? Урында табиб юк икән, авыру да табылмый бит. Алар чирләре турында белмичә дә яши дигән сүзме бу?

- Чыннан да, теге яки бу белгеч юк икән, ул районда авыру да юк дип санала. Табиб барлыкка килгәч, аңа мөрәҗәгать итүчеләр арта һәм авыру картинасы да үзгәрә. Кызганычка, соңгы арада республикада күпчелек бүлекләр кыскартылды яки бөтенләй ябылды. Шуңа күрә пациентлар туры безгә агыла. Әмма бу проблеманы өйрәнү дәвам итә, белгечләр әзерләнә, бу системага тәртип салыныр дип уйлыйм.

- Томауны ничек дәвалый башларга? Антибиотикка үрелгәнче, нинди билгеләр кешене сагайтырга тиеш?

- Марат Гыйләлев: - Һәр очрак индивидуаль. Томауны дәвалый торган серле ингредиент юк. Баллы чәй эчү генә проблемадан аралый алмый. Барысы да организмның авыру башланганчыга кадәр халәтеннән, иммунитетыннан тора. Без барыбыз да төчкерә, йөткерә торган кешеләр янында йөрибез, эшлибез, әмма берәү ятып авырганда, икенчеләр авыруның ни икәнен дә белмәскә мөмкин. Симптомнарның ни арада тиз таралуына карарга кирәк. Бу томау гына да түгел бит әле. Әгәр тән температурасы ике-өч көн югары була икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Баш авырту шулай ук сагайтырга тиеш. Балаларда ул тынгысызлык белән озатыла. Бала төнлә тыныч йокламый, тынычсызлана. Хәзер даруханәләдә “Фервекс” кебек мультипрепаратлар тулып ята. Алар составындагы төп ингредиент – парацетамол. Безнең халык тиз арада терелергә теләп, бер кочак дару сатып ала. Әмма аларның составында шул бер үк препараталар, исемнәре генә төрле. Нәтиҗәдә, бу организмга көчәнеш китерә, катлаулыклар китереп чыгара. Үздәвалану белән ике-өч маташырга ярый, әмма авыру сипмтомнары чигенмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Елена Лучкина: - Балалар авыруны тел белән әйтеп бирә алмаска да мөмкин. Бу очракта аның үз-үзен тотышына карарга, әни кешегә аеруча уяу булырга кирәк. Әгәр баланың температурасы югары икән, ул ашаудан баш тарта, температураны төшерүче препаратлар ярдәм итми икән, организмның агулану дәрәҗәсе арта. Бу вакытта педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Еш кына ОРВИ колакларга, ишетү системасына тәэсир итә. Өзлеклекләр булмасын өчен, педиатр лорга җибәрергә тиеш. Һәр очракта һәр бала ситуациясе аерым хәл ителә. Әйтик, бер балага антибиотик авыруның өченче көнендә билгеләнсә, бу – икенче балага да шулай дигән сүз түгел.

- Районда лор булмаса, РКБ һәм ДРКБ табибларына ничек эләгергә?

Марат Гыйләлев: - Әлеге система инде көйләнгән. Пациент район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң, теләсә нинди терапевт, авыруның лор органнарында берәр авыру тапса, РКБга юллама бирә. Пациент әлеге юллама белән диагностика бүлегенә килә.

Авыруны вакытында тиешле учреждениегә җибәрмәү – беренче кабул иткән табиб җилкәсендә кала. Шуңа күрә алар бу эшкә җаваплы карарга тиеш.

- Дәвалап бетермәгән ОРВИдан соң чукрак калу куркынычы зурмы?

- Марат Гыйләлев: - Чыннан да, грипп вирусы нерв системасына йогынты ясый. Аерым алганда, ишетү аппаратына зур зыян килергә мөмкин. Бу – киң таралган очрак түгел. Казанда РКБдан тыш, 12, 16, 18 шәһәр хастаханәләрендә лор бүлекләре бар. Пациентлар аларга да мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, барлык лор бүлекләре дә тулы куәтенә эшли, пациентлар күп. Дәвалап бетермәгән ОРВИ саңгыраулыкка китерә ала. Мин хәзер төгәл саннар әйтә алмыйм, әмма шунысы ачык: вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, ярдәм кулы сузарга соң булуы да бар.

- Томау төшеп, эчкән дарулар ярдәм итмәсә, ничәнче көнгә табибка барырга кирәк?

Елена Лучкина: – Әгәр авыру типик характерда бара икән, гадәттә, 7 көн эчендә авыру чигенә, кешенең хәле яхшыра. Әгәр дә инде 5-7 көн эчендә (балаларда 3-5) температура төшми, томау вакытында борын шешүе кимеми, үлекле бүлендекләр күзәтелә икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Марат Гыйләлев: - Олы кешегә дә үз халәтеңә карарга, температураны үлчәп торырга кирәк. Әгәр инде биттә, күз асларында авыртулар күзәтелә башласа, авырту өске казналыкка күчә, температура төшми, вируска каршы препаратлар ярдәм итми икән, ким дигәндә терапевтка барып, гомум кан анализы тапшырырга, рентген төшәргә кирәк.

- Салкын тиеп, ютәл, томау барлыкка килеп, кеше эшкә йөрүен дәвам итсә, бу нәрсәгә китерә ала?

- Марат Гыйләев: - Беренче чиратта бу синусит – борын куышлыгы күзәнәкләре ялкынсынуы дигән сүз. Беренчедән, коллегаларыгызны зарарлыйсыз, ул авыруны өйгә алып кайта. Эпидемия шулай башлана. Әгәр шул ике-өч көндә, сулыш юллары аша инфекциянең гөрләгән чагында эшкә килмәсәк, эпидемия кимер иде. Авыруны аяк өстендә үткәрү катлаулыкларга китерә. Кагыйдә буларак, вирус инфекциясе вакытында антибиотиклар эчмиләр, аны бары тик бактериаль синусит, тонзиллит, отит вакытында гына кулланырга ярый. Бу якынча 7-10 көндә башкарыла. Бу вакытта ике генә юл кала. Беренчесе – дару препаратлары белән дәвалау, икенчесе – нәрсә белән дә дәваларга белмичә, хирургия алымнарын куллану, үлекне бетерү.

Барлык авырулар да бер-берсе белән ныклы бәйләнештә. Тамак авырту - аерым, томау – аерым дип карарга ярамый. Бу авырулар, алда әйткәнемчә, кан тамыры стеналары, нерв системасы какшауга китерә.

- Лор органы авыруларын кисәтү өчен ниләр киңәш итәр идегез?

Марат Гыйләев: - Кызганычка, һәркем, шул исәптән дә, табиблар да, ОРВИ һәм томау белән чирли. Авыруны булдырмау өчен иммунитетны ныгыту, вакцинация, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, туклануга игътибар итәргә кирәк. Авыру барлыкка килсен өчен ике фактор ярдәм итә: әйләнә-тирә мохит һәм организмның эчке тирәлеге. Иммунитет түбән икән, кеше авырый.

Авыруның “пик” чорында борынны махсус чаралар белән юдырырга кирәк. Бу авыр түгел. Әмма борынны көн дәвамында юарга кирәкми. Артык юу саклагыч өслекне дә юып ата. Балалар белән дә шулай ук. Респиратор авырулар чәчәк аткан чакта, аларны коллективтан читләштерергә, кибетләргә, күңел ачу үзәкләренә алып барудан тыелырга кирәк. Вирус йөргәндә балаларның борынына “Энтерферол” тамызу яхшы.

- Лор авырулары белән кемнәр күбрәк очраша: шәһәр кешеләреме, авыл халкымы?

Марат Гыйләев: - Муен флегмонасы дигән авыру бар. Ул тиз арада баш калкыта, 7-12 көн эчендә күзәтелергә мөмкин. Авыруның төп сәбәпчесе – тонзиллит. Муен флегмонасы – тире астындагы май күзәнәге авыруы. Авыру вакытында муенның йомшак тукымасын патоген бактерияләр зарарлый. Нәтиҗәдә, муенга үлек җыела. Вакытында дәваланмаган очракта кеше үләргә мөмкин.

Әлеге авыруга авыл җирендә яшәүчеләр ешрак бирешә. Кариесны вакытында дәваламау, тешләрне вакытында алдырмау кебек стоматология авырулары да үлеккә әйләнеп, муен авыруларына китерә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100