news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Томатлы пирог

news_top
Томатлы пирог
Фото: Freepik.com

Томат согы белән әзерләнә торган бу баллы камыр алтынсу төстә була, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Камыр өчен кирәк: 250 г он, 250 мл томат согы, 150 г шикәр комы, 30 мл көнбагыш мае, 1 чеметем тоз, 1 чәй кашыгы ванильле шикәр, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы аш серкәсе яки лимон согы, 50 г кипкән җимеш яки чикләвекләр.

Сыек кына камыр әзерлибез, соңыннан сода белән аш серкәсе салып бутыйбыз. Камырга үзең яраткан кипкән җимеш яки чикләвекләр дә өстәргә була.

Табаны майлап, төбенә пергамент кәгазе җәяргә, ә уртага биек пыяла стакан утыртырга. Камырны табага салырга (пирог пешкәч, стакан торган уртасы тишек булып калачак) һәм 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 30-35 минут пешерергә.

Пирог пешкәч, стаканны алып, суытырга һәм өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар