Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидорны ничек дөрес утыртырга һәм авырудан сакларга?

news_top_970_100
Помидорны ничек дөрес утыртырга һәм авырудан сакларга?
Рамил Гали

Бакчада помидор үстерү серләре белән «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бүлешә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Помидор утырту өчен грунтны көздән әзерләргә кирәк. Тиз өлгерә торган кыска буйлы сортлар өчен рәт араларын - 60 см һәм үсемлекләр арасын 30 см калдырырга кирәк, озын үсә торган помидорларны 70×30 схемасы яки 70×50 см схемасы буенча утырталар. Үсентеләрне болытлы көндә һәм көннең икенче яртысында утырту яхшырак, ә кояшлы көндә кич белән генә утыртырга киңәш ителә. Чокырларга помидор утыртканчы да, утыртканнан соң да су салырга кирәк. 

Томатларга даими, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Су сипкәндә, помидорның аның яфракларына тидермичә, тамырга җибәрергә кирәк. Су сипкәч, рәт араларын йомшартырга кирәк.  Шулай ук, сезонга ике-өч тапкыр булса да, помидорның төпләрен өяр өчен вакыт табасы.

Помидорлар үсү чорында аларны дүрт мәртәбә тукландырырга кирәк. Беренчесе - үсентеләрне утыртканнан соң, ике-өч атна узгач, икенчесе - икенче чәчәкле ботак чәчәк ата башлагач, өченчесе - өченче ботак чәчәк аткач. Дүртенче тукландыру, гадәттә, өченче тукландырудан соң өч атнадан соң башкарыла.

Гадәттә, беренче чәчәкле ботак астында ян сабак калдырып, ике төп сабак үстерәләр. Калган вак ян сабакларны, төпләрен 0,5–1 см калдырып, өзеп чыгалар. Вак ян сабакларны 7-10 көн саен, 4-5 см-дан артык үстермичә,  даими өзеп торырга кирәк.

Томатны бәрәңге утыртылган җирдән ераграк утыртырга кирәк. Вегетация чорында томатлар фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек авыруларга бирешә торган булалар. Теплицаларда акканат (белокрылка), бет, пәрәвез талпаны, паслен минеры кебек «кунаклар» еш була. Томатларны зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими тикшереп торырга һәм эшкәртергә кирәк.

Үсентеләр үстерергә җыенганда орлыкларны катгый рәвештә Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин кебек биофунгицидлар белән агуларга кирәк. Үсентеләр өчен казылган чокырларга Триходермин биофунгицидын салып калдырырга. Үсентеләрне утырту схемасын тиешенчә үтәргә кирәк. Вирус белән авырган үсемлекләрне кичекмәстән юк итәргә. Вегетация чорында, үсентеләрне утыртканнан соң ике атна узгач, аннан соң 10-14 көн узгач, яклау чараларын яфрактан сиптерергә һәм тамыр астына җибәрергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100