Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томат согында кыяр салаты рецепты

news_top_970_100
Томат согында кыяр салаты рецепты
Гөлүзә Василова

Бакчада кыяр һәм помидорның соңгы партиясе өлгерә, инде тозлыйсы тозланды да. Кышка томат согында кыяр салатын ясап кую өчен иң кулай вакыт. Ул салат тәмле дә, уңайлы да. Итле ризык янына гарнир буларак та шәп булачак.

Ингредиентлар: 4 кг кыяр, 2 кг помидор, 4 татлы борыч, 3-4 ачы борыч, 2 баш сарымсак, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе.

Кыярны яртышар см калынлыкта түгәрәкләп турарга. Калган яшелчәләрне чистартырга һәм иттарткыч аша чыгарырга. Томатлы масса кайнап чыккач, 10 минут утта тотарга. Аннары тәмләткечләр, үсемлек мае, кыярны салырга һәм 15 минут пешерергә кирәк. Әзер булырга 3 минут кала аш серкәсе салырга.

Салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга. Банкалар суынгач, салкын урынга куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100