news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Томат рассадаларын ачык туфракка кайчан күчереп утыртырга?

news_top
Томат рассадаларын ачык туфракка кайчан күчереп утыртырга?

Томат рассадаларын туфрак 12-15 градуска кадәр җылынгач, ә төнге температуралар тотрыклы рәвештә 10 градустан югары күтәрелгәч, ачык туфракка күчереп утыртырга була. Бу хакта РИА Новостига биология фәннәре докторы Наталия Мацишина сөйләгән.

«Һәр бакчачы үзләштерергә тиеш бер кагыйдә бар: календарьләргә яки күрше-күлән киңәшенә түгел, ә туфракның 10 – 15 см тирәнлектәге температурасына карап эш итәргә кирәк. Җылы ярата торган томатлар, борычлар һәм кыярлар өчен туфрак җылынуның критик күрсәткече Цельсий буенча +12…+15 градус. Бу яшелчәләр арасыннан томатлар иң чыдамы булып санала», – дигән биолог.

Аның сүзләренчә, әгәр үсемлекләрне салкынрак туфракка күчереп утыртсаң, тамыр системасы салкыннан шок кичерә – тамырлар дым һәм туклыклы матдәләр сеңдерүдән туктый. Бу очракта томатларның сабаклары зәңгәрләнә яки яфраклары мизгел эчендә диярлек саргаеп чыга. Хәтта соңрак җылытса да, мондый «чыныгу» узган үсемлекләрнең үсеше ике-өч атнага соңарып бара.

«Томатлар өчен оптималь режим – төнге һава температуралар тотрыклы рәвештә +10…+12 градустан югары булырга, ә көндезге температуралар +20..+22 градуска җитәргә тиеш. Әгәр теплица куллансагыз, бер-ике атна алдан эшләргә була, тик теплица эчендәге туфрак җылынып беткән булырга тиеш», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар