news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Томат пастасы салып ясалган камырдан бәлеш рецепты

news_top
Томат пастасы салып ясалган камырдан бәлеш рецепты
Фото: Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан алынды

«Бәлеш камырына кетчуп салганны мин беренче ишетәм. Рецептны Дүртөйле шәһәрендә яшәүче мөслимә кардәшем Гөлфия апа язып җибәрде», – дип яза блогер Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Камыр өчен: 120 грамм туң май (терлекнең эретелгән эчке мае), 1 йомырка, 0,5 стакан кефир яки әчегән сөт, 1 аш кашыгы томат пастасы, чама белән тоз, сода (аш серкәсе белән сүндерергә).

«Ингредиентларны бергә салып камыр басам. Шуннан тәмлесе юк», – дип белдергән рецепт авторы.

Эчлеккә берничә төрле ит, бәрәңге, суган салына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар