news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Томат белән помидор арасында нинди аерма бар?

Бу яшелчәне индеецлар «зур җиләк» - томат дип, итальяннар «алтын алма» - помидор дип атый.

news_top
Томат белән помидор арасында нинди аерма бар?
https://pixabay.com

Помидор, шул ук томат, бөтен кеше яратып ашый торган яшелчә ул. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Пасленчалар семьялыгыннан булган помидорның туган ягы Көньяк Америка дип санала. «Томат» сүзе исә Перу индеецлары телендә «зур җиләк» дигәнне аңлата.

Европага томатны испанлылар алып кайта. Европа илләрендә томат сүзе кереп китә, тик рус телендә ул помидор буларак тарала.

«Помидор» сүзе итальян теленнән алынган. Итальяннар томатка үзләренчә исем кушкан — «алтын алма» дип йөрткәннәр. Ул итальянчадан pomo d’oro буларак яңгырый, күплек санда  — pomi d’oro.

XVIII гасыр азагына кадәр помидорны Европада декоратив үсемлек итеп үстерәләр, ул ашарга яраксыз, хәтта агулы дип санала.

Россиягә дә помидорны декоратив үсемлек буларак алып кайталар. Исеме дә итальянча кала, русчалатып «помидор»га әверелә.

Европада хәзер дә «томат» (tomato, tomate) сүзе кулланыла, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар