news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төмәндә «Үлемсез полк» акциясен, ветераннарның портретларын тотып, суда йөзеп үткәргәннәр

news_top
Төмәндә «Үлемсез полк» акциясен, ветераннарның портретларын тотып, суда йөзеп үткәргәннәр
Видеодан скриншот

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта үткәрелмәде. Аны башка форматта үткәрергә тәкъдим иттеләр. Теләгән һәркем үз туганнары – ветераннарның фотосын киемдә, автомобильдә, социаль челтәрләрдә яки патриотик хәрәкәтнең рәсми сайтында урнаштыра ала, дип хәбәр ителде.

Төмәндә яшәүчеләр тәкъдим ителгән вариантларда гына тукталып калмаган. Бер төркем ир-атның, ветераннарның фотоларын тотып, елгада йөзгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

«Без якындагы сулыкта, флаглар, фронтовиклар һәм сугыш ветераннарның портретларын тотып йөздек. Россиянең «Үлемсез полкы! Ура!» – дип сөйли патриотик йөзүне оештыручыларның берсе.

Әмма халык Төмән «морж»ларының бу адымын хупламаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар